“Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлшәй районының Яңа Сәпәш авылында яңартылган Мәдәният йорты ишекләрен ачты. Тантаналы чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фанүр Ягафәров һәм республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова катнаштылар.
Әминә Ивни кызы яңа Мәдәният йорты чын мәдәният үзәге булачагына ышаныч белдерде.
Мәдәният йортында 8 клуб оешмасы эшли, шуларның 4се - балалар, 3се яшьләр өчен, аларда 99 кеше шөгыльләнә. Авылның визит карточкасы булып “Йәнтүбәй” башкорт халык театры коллективы тора.
“Яңартылган бина сәнгатьне яратучы һәркем өчен икенче йорт булыр дип өметләнәбез. Әлшәй җирендә яңа талантлар ачылуын телим! Кешеләр үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар булганда гына чын-чынлап бәхетле бит”, - дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.
Мәдәният йорты ачылганнан соң, яңартылган сәхнәдә күңелле концерт булды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: pravitelstvorb.ru