Галим һәм әдип Сәгыйдулла Хафизовның “Мәхәббәттә ярлыкау юк” дигән җыентыгын укыганда туган уйлар.
Башкортстандагы татар әдәбияты киштәсенә янә бер саллы китап өстәлде. Үз эченә “Алман “күчтәнәч”е” роман-элегиясен, “Мәхәббәттә ярлыкау юк” һәм “Баз кыйссасы” повестьларын, “Фиргавен калтасы” кыйссасын алган җыентык зәвыклы бизәлеше, пөхтәлеге белән тәү карашка ук игътибарны җәлеп итә. Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында бер мең тираж белән дөнья күргән егермедән артык басма табаклы (384 бит) бу җыентык берәр дәрәҗәле күргәзмәгә куелса, һичшиксез, югары бәя алыр иде. Хәер, китап ул тышы белән түгел, ә иң тәүдә эчтәлеге, сүз сәнгате җимеше булуы белән кадерләнә бит. Әле генә кулыбызга килеп кергән бу китапка карата фикерләремне бәян итүгә керешкәнче, аның авторы хакында кыскача гына мәгълүмат биреп үтәм.
Сәгыйдулла Хәбибулла улы Хафизов 1945 елның 14 апрелендә Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туган. Казан дәүләт университетын, аннан аспирантура тәмамлый. ХIХ гасыр татар прозасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 35 ел гомерен укыту-тәрбия эшенә, фәнгә багышлый. Озак еллар Башкорт дәүләт университетында укыта, соңрак М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкли. Күп кенә гыйльми хезмәтләр, уку ярдәмлекләре авторы. Берничә буын татар укытучы, журналист, шагыйрь, язучыларның остазы. Заманында мин дә аның студенты булу бәхетенә ирешкән кешемен. Ул вакытта әле үзе укыткан егет һәм кызлардан аз гына өлкәнрәк яшьтәге, педагоглык хезмәтен башлап кына торган галим иде. Сәгыйть Хәбиевичны (без аны шулай дип йөрттек) татар әдәбияты тарихын тирәнтен белүче, замандаш иҗатчылардан хәбәрдар, таләпчән һәм гадел, кешелекле һәм ярдәмчел булганы өчен ихтирам иттек. Ул чакта ук (1978 елда) Казандагы “Идел” альманахында укытучыбызның “Яшьтәшләр” дигән күләмле әсәре басылып, югары бәя алды. (Әдәбиятка ул “Сәгыйть Лашманчы” псевдонимы белән килеп керде). Шуннан бер-бер артлы аның “Казан утлары”нда — “Алман “күчтәнәч”е”, “Идел”дә — “Кирлегәчтә ике яз”, “Ағиҙел”дә — “Өйдәш хатын”, “Тулпар”да “Гомерем фасыллары” һәм “Сәрви-Сәрвиназ” дигән бай телле, күңелгә үтеп керерлек, тормышчанлыгы белән аерылып торучы, укучыларны геройларның бай кичерешләр дөньясына әйдәүче әсәрләре басылды. 2013 елда “Китап” нәшриятында “Гомерем фасыллары” дигән повестьлар җыентыгы дөнья күрде. Шул ук елның ноябрендә Татарстан Язучылар берлегендә авыл тормышын яктырткан проза әсәрләре конкурсында повесть жанрында “Тузгытылган күч” әсәре икенче урын яулады.
Сәгыйдулла Хафизов — Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйтьче Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты. Ул шулай ук өч тапкыр “Кызыл таң” гәзитенең ел лауреаты булды.
Галим-прозаикның бу өр-яңа китабына кергән әсәрләрендә отышлы сюжет-композиция чаралары, сәнгатьчә шартлылык алымнары ярдәмендә ил-көндә барган киеренке вакыйгалар, болгавыр үзгәрешләр тәэсирендә катлауланып киткән кеше язмышлары тасвирлана. Холык-фигыльләре, яшәү әмәлләре һәм башларына әле төшкән гамь-кичерешләре белән төрледән-төрле булсалар да, алар ата-бабадан килә торган рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап көн күрүләре, чын мәхәббәткә тугры калып һәм җан сафлыгына омтылып яшәүләре белән соклану уята.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә нәшер ителгән китапның “Алман “күчтәнәч”е” дигән роман-элегия жанрындагы әсәр белән ачылуы әһәмияткә ия. Ил тарихына, хәтергә тирән уелган сугыш — иҗат өчен ифрат катлаулы, колачлап бетә алмаслык тема. Шуның өстәвенә, һәр яңа килгән буын әдәбиятта, сәнгатьтә бу җәһәттән үз сүзен әйтергә омтыла. Шул яссылыктан карасак, Сәгыйдулла Хафизов тасвирлаган Сара, Хабул, Минач, Соколов, Сидоров образлары иҗади табыш дип саналырга хаклы. Алар фронттагы батырлык, тылдагыларның фидакарьлеге, ватанпәрвәрлекнең яңа чыганакларын ачып салу белән кыйммәтле. Хәер, әсәрнең төп герое саналган Сара милләт тормышы өчен дә әһәмиятен җуймый торган кызыклы образ. Ул — китапханәче. Татарда да, башкортта да шушы һөнәр иясен тәфсилләп язган әсәрне очратмадым. Язучыларыбыз күбрәк туган тел-әдәбият укытучылары тирәсендә әйләнә. С. Хафизовның тормыш сәхнәсенә әдәбиятның яңа тарафдарын күтәрү сәбәбе нәрсәдә?
Романда татар теле һәм әдәбияты укытучысы образы да бар, әлбәттә. Нәгыймә Харисовна ул. Башы-аягы белән идеология кешесе. Ә Сара эстетик зәвык иясе. Аларның рухи дөньялары капма-каршы булуын Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча авыл клубында оештырылган китап укучылар конференциясе дә дәлилли. Анда мәктәп укучысы Сәкинә дә үзенең гади халык күңеленә үтеп керерлек кыю һәм тормышчан уй-фикерләре белән уртаклаша. Залдагылар яратып тыңлаган аның чыгышы, әлбәттә, Нәгыймә Харисовнага ошамый. Сәкинә сәхнә артына кереп югалу белән халык каршысына чәчрәп чыга кыска чәчле башына зәңгәр беретка элгән урта яшьләрдәге кырыс йөзле бу хатын.
“Син, Шаһназарова, һаман китапта язылмаган сүзләр сөйлисең, һаман заманга ярашмаган фикерләр чәчәсең! — дип халыкка карап түгел, ә Сәкинә югалган якка юнәлеп бармак янады ул. — Ә синең “Тапшырылмаган хатлар” китабына бәйле сүзләрең тоташ хата, “икеле” генә түгел, “берле” куярлык сиңа. Бәхетне ялгыз яулап булмый. Күмәк көч белән, сыйныф белән яулыйлар аны, Шаһназарова...”
Фән юлыннан китеп, зур казанышларга, психология фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешкән Сәкинә еллар үтү белән авылга кайтканда татар теле һәм әдәбияты укытучысына түгел, ә китапханәчегә рәхмәт әйтә: “...Яшьлектә салынган уйларга кайттык. Шулар өчен мин бит сиңа рәхмәт әйтергә дип килдем. Китапларың өчен, киңәш-табышларың өчен рәхмәт! Син миңа курыкмыйча зур дөньяга чыгарга көч бирдең, канат куйдың. Укытучыларымнан да кадерлерәк кеше бит син миңа, Сара апа!”
Китап авторы Сәгыйдулла Хафизов, әдәбият галиме һөнәренә тугры калып, романында язучылар иҗатын да читләтеп узмый. Мәсәлән, татарның киң билгеле әдипләре Мирсәй Әмир (безнең якташ), Гадел Кутуй әсәрләре аша Башкортстандагы татар, башкорт кешеләренең рухи дөньясын ачык күрсәтә. Китапханәче Сара үз эшендә шулай ук Мәҗит Гафури, Даут Юлтый, Галимов Сәләм әсәрләренә мөрәҗәгать итә.
Бөек Ватан сугышы башлана. Авыл Советы рәисе Минач фронтка киткәндә үз урынына Сараны тәкъдим итеп калдыра. Бу вакытта инде Сараның ире Хабул да алгы сызыкта. Тиешле курсларда һөнәр үзләштереп, ул заманда хәрби техниканың соңгы казанышы булган “БМ-13” корылмасын, ягъни тарихка “Катюша” исеме белән кереп калган (“Сугыш алласы” дип тә атаганнар аны) реактив минометны хезмәтләндерә. Шунысы да гыйбрәтле: биредә ул үзенә аталарча мөнәсәбәттә булган Минач абзыйсы җитәкчелегендә хезмәт итә.
“...“БМ-13” корылмасына кагылышлы һәр мәгълүмат хәрби сер булып калырга тиеш. Аның дошман кулына эләгү куркынычы туса, ул кичекмәстән шартлатыла...” диелә хәрби инструкциядә. Минач, Хабул һәм аларның коралдашлары котылгысыз хәлдә калалар.
“...Минач машиналарны шартлатырга әмер бирде. Әмма бикфорд шнуры чыжлап янып барса да, Хабул “Катюша”сы шартламады. Дарыга шайтан төкергәнме, әллә запал бозыкмы соң?..
— Бар, энем, машинаңны кабыз да полоса буйлап елгага сыптыр. Суга батыр моны! — диде Минач абыйсы тыныч, әмма тәвәккәл бер ният белән.
— Минач абый! — диде Хабул чиксез куркынып. — Мин сездән аерылмыйм. Ни күрсәк тә бергә күрик инде...
— Монда беребез һәлакәте дә бик җиткән, энем. Бәлки, исән калырсың. Биш минутта Соколов залп тотачак. Көл дә калмас. Бар, ку!”
Бу фаҗигале мизгелдә Минач һәлак була. Хабул әсирлеккә эләгә. Ә авылга Хабулның хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь китә.
Немецлар кулына төшкән совет солдатларының зур бер төркеме әсирләр лагеренда иза чигә. 1943 елның ахырына таба әсирләр барагында башына фәс кигән, куе кара мыеклы, түгәрәк битле, юантык бер ир пәйда була. Ул базарда мал сайлаган кеше сыман, күзе төшкән бер әсир янына килә, буй-сынын, башын, чәчен, тешләрен тикшерә. Унлап кешене сайлап алып, ябык машинага төятә. Ярты көн чамасы юл үтеп, ниндидер утар кебек җиргә килеп төшәләр. Йосыф Әкрам дигән төрек кешесе төрки милләтләрдән булган бу әсирләрне немец бае Карл фон Ницше утарына ялчылык итәргә алып кайткан икән. Ватандашларыбызның шундый хәл-шартлардагы тормышы, минемчә, сугыш темасына яңа уйлануларга китерә, әдәбиятыбызда яңа сүз булып яңгырый, яңа сәхифәләр ача.
Автор сугыш эпизодларын, тоткынлык хәлләрен дә тирәнтен белеп, ышандырырлык итеп тасвирлый. Монда аның кайчандыр шушы мәхшәргә эләккән яугирләрдән җитәрлек мәгълүмат алып, кәгазьгә теркәп барганлыгы сизелә.
Элекке кыю яугир исән, ләкин немецларда әсирлектә булганлыгын гаеп итеп, хәзер совет фильтрация лагеренда особистлар сорау алып үзәгенә үтә. Автор монда СМЕРШ тикшерүчесе Сидоровның образын күз алдына китереп бастыра.
Сараны райкомның идеология буенча секретаре Мөхлисов чакырта. Ире турындагы хәбәрне җиткерә. Иренең исәнлеген әйтеп сөенче алырга чакырмаган икән ул. “...Кыскасы, райком сезнең алда мәсьәлә куя, Галиәсгарова: я ирегездән баш тарту, аерылу хакында рәсми сүз таратасыз, мәсәлән, гәзиттә, җыелышта... я рәислектән китәсез, үзегез теләп, гариза язып...” “Сез бит әле генә миңа медаль бирергә җыенган идегез, иптәш Мөхлисов. Инде урынны бушатырга да кушасызмы?”
Менә шулай башланып китә аларның сөйләшүе. Мөхлисов уйланырга бераз вакыт тәкъдим итә, әмма Сараның карары катгый.
“Миңа кәгазь, каләм бирегез!
Сара аңа күтәрелеп карамыйча гына үзенә таба шудырылган ручканы, кәгазьне алды да җитез, калтыравык кул белән түбәндәгеләрне сызгалады: “Мин иремне медальгә һәм вазыйфага алмаштырмыйм. Урынымнан бушатыгыз”. Имзасын куйганда Сараның күзләреннән яшь сытылып чыкты, кәгазь битенә тамды. Әйтерсең язганына мөһер сугу булды бу”.
Хабул туган авылына, гаиләсенә кайтып, колхозда техника тирәсендә эшләп йөри. Якташларының аңа “әсирлектә булган”, “сатлыкҗан” дип караулары йөрәген өзгәли. Шуңа бөтен булмышын эшкә бирә.
Гаделлек тантана итәргә тиеш бит инде! Сәгыйдулла Хафизов романында да шундый чишелешне көтәбез. Һәм ялгышмыйбыз. Хабулның исеме аклануы турындагы хәбәрне Мәскәүдән майор алып килә. Бу шул ук Сидоров булып чыга. Кулында — “Ватан сугышы” ордены. Хабулга аны тапшыру авылда зур бәйрәмгә әверелә. Бу вакыйга Муса Җәлилнең тоткынлыкта язылган шигырьләре илебезгә кайту белән дә туры килә. Сидоров халыкка герой-шагыйрь турында мәгълүмат бирә һәм аның “Ышанма” шигырен урыс телендә сөйли башлый. Ә татарчасын инде Хабул белән Сараның улы Даут дәвам итә:
“Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Алмаштырган илен”, — дисәләр.
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр...”
Гомумән, әсәргә Җәлил темасы да килеп керүен бик отышлы дип исәплим.
Китаптагы төп, үзәк идеяне аның исеме үк әйтеп тора — “Мәхәббәттә ярлыкау юк”. Гашыйклар лөгатендәге өр-яңа сүз бу дисәк тә һич арттыру булмас. Бер кискән икмәк кире ябышмый, дигән кебек, сөю-ярату хисләрен дә сипләп-яңартып кына мәхәббәтле була алмыйсың. Мәхәббәт үтә нечкә, нәзберек хис. Ул табигать бүләге. Кешеләр җәмгыять булып оешып, законнар чыгарып, кырын гамәлләрдән үз-үзләрен тыярга, бер-берсен кичерергә өйрәнсәләр дә, саф йөрәк хисләрен авызлыкларга күнекмәгәннәр әле. Мәхәббәт кешенең асылын билгеләүче төп тойгы булып кала. Шул фикердән чыгып, язучы алдыбызга бу мәкалә башында сүз барган романдагы Хабул — Сара, “Мәхәббәттә ярлыкау юк” повестендагы Әдһәм — Әдилә, китапның арытабангы битләрендә урын алган әсәрләрдәге Әгълә — Камилә, Яхъя — Минзадә кебек парларны тезә. Аларга бәйләнеп дәвер, замана, яшәеш кагыйдәләре тасвирлана.
“Мәхәббәттә ярлыкау юк” әсәре заманга якынрак булуы, шәһәр тормышын сынландыруы белән игътибарны җәлеп итә. Әдһәм — төзүче, йортлар сала. Егетнең бәхетле язмышы янәшәдә генә сыман. Студент чагында Төмән җирендә Әдилә исемле кызны очратып гашыйк була. Хәтта никах укыла. Тик... мәхәббәткә, киләчәк тормышына җиңел-җилпе каравы аркасында Әдиләсен югалта ул. Башкага өйләнеп карый, кызлары Фәридә туа. Бу юлы инде аны хатыны төп башына утырта. Ул үзенә яр, кызына әни эзләү барышында безнең күз алдыннан кызыклы хатын-кыз типлары тезелешеп китә. Һәркайсы үзенчәлекле образ. Бергә эшләгән ир-атлар арасында да төрлесе бар. Җилбәзәк күңелле, “альфонс”ларча яшәү рәвеше алып баручы буйдак Әзһәр. Мин дә шуның сыман бәндә түгелме соң, дип сискәнеп тә китә кайчак. “Буйдаклар клубы”, “Таныштыру бюросы”, “Аулак өй” кебекләргә йөреп вакыт уздыруына үкенә Әдһәм.
“Күпме түләргә кирәк соң яшьлектәге бер хыянәт өчен... Күпме?! — Чарасызлыктан ни кылырга белми өзгәләнгән ирне кинәт әлеге дә баягы эчке тавыш шап иттереп үз урынына утыртты. — Син бит Әдиләгә генә хыянәт итмәдең, Әдһәм, үз асылыңа хыянәт иттең... Мондый хыянәткә ярлыкау юк!”
Язмыштан түгел, үз-үзеңнән, чын мәхәббәтеңне, үз асылыңны җуюдан куркырга кирәк, дигән нәтиҗә ясый язучы.
Тәү карашка, “Баз кыйсса”сындагы төп геройның мәхәббәткә, аның кырыс кануннарына һич кагылышы юк сыман. Биредәге сюжет, мораль гайре табигый дип тә әйтерләр... Базга төшеп хәмер чөмерергә күнеккән Әгълә көтмәгәндә өй янәшәсендәге үзе корган җир куышында тоткын булып кала. Чирекле шешәне бер сыйпап, бер хурлап көнен-төнен базда үткәргән сәрхүшне күз алдына китереп, ни көләргә, ни еларга белмәссең. Эчкече фаҗигасе белән янәшә Русиядәге кыргый капитализмга аяк басу әкәмәтләре хәтердә яңара. Илдә бүре законнары котырган замана... Ләкин Әгъләнең әрнүле үткәннәрен җентекләп күздән кичергән укучы сизми калмый: мәхәббәттәге тотрыксыз хисләр, ташлашу, хыянәт юлына басу яшь-җилкенчәккә генә түгел, бала кешесенә дә кагыла. “Ялгыз ана — ялгыш бала” дигәннәре тормыш төбенә төшкән Әгъләгә дә туры килә ләбаса. Әйе, ишле туган-тумача арасында үссә, Әгълә дә нык тамырлы агач сыман, тормышта үзен ипле тояр иде. Ә болай кем ул? Ник аны әллә ничаклы тиеш нәрсәләрдән мәхрүм итеп тормыш типкесенә ыргытканнар соң? Ни гаебе бар? Баз тоткынының күзләренә, сабый чагындагы кебек, әче яшьләр тибеп чыга. Тормыш кичкән ир күзендә — нарасый яшьләре!
Сәгыйдулла Хафизов әсәрләренә милләтебез тормышын төрле социаль катламнар, кавемнәр һәм дәверләргә бәйләп күрсәтү хас. Тик мондый “чәчелү” геройларны мәхәббәт ияләре, гашыйк җаннар итеп тасвирлауга, йөрәк хисләрендәге четереклекләрне ачуга һич тә киртә була алмый. Язучының мишәрләр тормышын белеп, яратып сурәтләгән “Фиргавен калтасы” геройлары Яхъя белән Миңзадә мәхәббәт фәһеменә нинди яңалык өстиләр? Яхъя ялгызы утын өчен корыган имән төбен чыгарганда алтын тәңкәләр белән тулы янчыкка юлыга. Тик бу хәзинә тылсымлы икән, белмичә туздырсаң, баш бәласенә әйләнәсен көт тә тор! Шуңа егет аларга кагылмый, янчыгы белән чормага тондыра. Ә чабаталы морза кызы Миңзадәнең яшәү рәвеше башкачарак шул. Рибачылык, процент алу, нәфес, комсызлык. Болар ир белән хатынны фаҗигале хәлләргә китерә, мәхәббәтне какшата. Яхъя — Миңзадә ачышы бүгенгеләр өчен дә бик кирәк.
Сәләтле язучы геройлары белән генә түгел, ә стиль, тасвирлау ягыннан да үзенчәлекле була. “Мәхәббәттә ярлыкау юк”ның стиле бик еш реаль тормыш фактын хыялый, виртуаль дөнья образлары белән үреп тасвирлауны алгы планга куя. Бу симбиоз аеруча “Фиргавен калтасы” повестенда көчле. Яхъяның серле, куркыныч акча янчыгыннан ваз кичкән Мисыр принцы белән мөнәсәбәте ныгыган саен повестьның сюжеты киеренкеләнә, үсә бара. “Баз кыйссасы”ндагы тормыш төпкелендә ирнең “яшел елан” белән очрашуы, “SОS” чакыруын ишетеп әтисенең улы янына килүе, шулай ук әлеге стиль элементы булып тора. Санап үтелгән табышлар әдәби фикерләүнең традицияләрен какшатса да, әсәрләрдә образлар киңлеген арттыра, сюжет төзү мөмкинлекләрен үстерә. Кайберәүләр мондый стильне ятсынса да, безнең көннәр иҗатында аны сынарга кирәк.
Сүз уңаенда тагын бер нәрсәгә тукталыйм. 90нчы елларда, белүебезчә, “Зөлфәтләр, Мөдәрисләр эзоп теле белән тасвирлаган нәрсәләрне без хәзер кычкырып әйтеп бирәбез”, дип, ачыклык, билгелелек заманына ияреп язучылар шактый ишәеп китте. Нәтиҗәдә “кара әдәбият” дигән зур юнәлеш калыкты. Сүз сәнгате эчке куәтен, төсмер байлыгын, серлелеген җуйды, “кыйссадан хисса (мәгънә) табу”, ягъни укучыны әсәрне укып үз морален чыгару, ачыш ясау сөенеченнән мәхрүм итте... Менә шулар хакында уйлаганда “Мәхәббәттә ярлыкау юк” китабында эзоп теленең янәдән иҗатка кайтуын ачык тоябыз. Бигрәк тә “Фиргавен калтасы” мисалында.
С. Хафизов беренче китабында (2013 ел) яшьләр тормышын, эзләнүләрен, хакыйкать дөньясын ачуларын күрсәтә, әлегесендә, нигездә, өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сынауларын үтүе, аннан алган сабаклар хакында яза. Автор үзе дә зур тормыш юлы үткәнлектән, китабын укыганда үзе белән сөйләшкән, әңгәмә корган сыман буласың. Җөмләләре төзек, фикере ачык, сурәтләү чаралары мул.
Әлеге китап нәшер ителгән мәлдә авторның “Казан утлары” журналында (2020 ел, 1нче сан) “Биектәге козгын” (эссе) һәм үзебезнең “Тулпар”да (2020 ел, 2нче сан) “Ике Фатыйма” (повесть) дигән бик үзенчәлекле, кызыклы әсәрләре басылып чыкты. Димәк, нәтиҗәле иҗат дәвам итә!
Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.