+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Кара ләлә" мемориалы кайда булачак?

Куергазы районының Ермолаево авылында яугир-интернационалистлар истәлегенә багышланган сквер һәм "Кара ләлә" мемориалы барлыкка киләчәк.

Куергазы районының Ермолаево авылында яугир-интернационалистлар истәлегенә багышланган сквер һәм "Кара ләлә" мемориалы барлыкка киләчәк.

Җәмәгать территориясен төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы кысаларында алып барыла.

«Хорс» төзелеш компаниясе яктырту, яшелләндерү, территорияне асфальтлау, эскәмияләр, чүп савытлары, коймалар урнаштыру эшләрен төгәлли. Биредә фонтаны да булачак. 2020 елга финанслауның гомум күләме 10 миллион сумнан артык тәшкил итә.

«Районда локаль хәрби конфликтларда - Әфганстанда, Чечня компаниясендә катнашучылар бик күп. Әле узган ел ук Ветераннар советы һәлак булган яугир-интернационалистларга багышланган мемориал төзү башлангычы белән чыккан иде. Бу карар гражданнар җыенында да хупланды. Яугир-интернационалистлар район үсешендә зур ярдәм күрсәтә, алар чын патриотлар һәм бу һәйкәлгә алар күптән лаек. Хәзер аларның Ватан өчен кан койган сугышчан иптәшләрен искә алу урыны барлыкка киләчәк. Матур сквер да булачак, анда авыл һәм район халкы гаилә белән ял итә алачак», — дип шәрехләгән «Башинформ» агентлыгына Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясов.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас