Быел шикәр чөгендере 16 районда үстерелде. Республиканың шикәр чөгендере үстерүче 16 районының дүртесендә аны казып алу эшләре башланган. 9 сентябрьгә Благовар, Чишмә, Кушнаренко һәм Бүздәк районнарында 2 мең 440 гектар мәйданнарда чөгендер алынган. Уңыш әлегә бер гектардан 348 центнер тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечтән югарырак. "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында тармакта уңышны үстерү максаты куелган иде. Уңышның артуы бездә әлеге башлангычның яхшы эшләвен ачык чагылдыра. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда төбәктә шикәр чөгендере 28,8 мең гектар мәйданда игелә. Чөгендер эшкәртүне ике предприятие - «Чишмә шикәр заводы» һәм «Раевсахар» җәмгыятьләре алып барачак. Ике предприятиенең дә куәте 1,2 миллион тоннадан артык чөгендер эшкәртүгә җитәчәк. Фото:agriculture.bashkortostan.ru