Республиканың җиде оешмасы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында федераль грант отты.
Башкортстанның алты балалар бакчасы һәм республика психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге “Балалы гаиләләргә ярдәм” федераль проекты кысаларында “ Коммерция карамагында булмаган оешмаларга психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү максатларында дәүләт ярдәме" чараларын тормышка ашыру кысаларында юридик затларга субсиди төрендә федераль бюджеттан 2021 елда грантлар бирүгә конкурс сайлап алуында җиңүче булды.
Конкурс сайлап алуында ил буенча 149 белем бирү оешмасы җиңүче дип табылды, алар арасында Башкортстаннан да 7 оешма бар.
Акчалар республикада ата-аналарның мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләрендә компетентлылыгын күтәрү, шул исәптән 3 яшькә кадәр балаларны үстерү өчен ата-аналарга (законлы вәкилләргә) психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү хезмәтен булдыруга, шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләгән гражданнарга юнәлтеләчәк.
Һәр ата-ана балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләре буенча белгечләрдән консультация алырга мөмкин. Консультацияләр консультация үзәгендә яки дистанцион рәвештә үткәрелә. Моннан тыш, белгечләр ерак авыллардагы әти-әниләр өчен күчмә консультацияләр үткәрә ала.
Грантларның йомгаклау суммасы Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 15 сентябренә кадәр билгеләнәчәк.