+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“Киләчәк укытучысы” конкурсы старт алды!

Бүген Уфада мәртәбәле бәйгене ачу тантанасы үтте.

Бүген Уфада мәртәбәле бәйгене ачу тантанасы үтте.

Бүген, 11 сентябрьдә, Уфада “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының - “Русия — мөмкинлекләр иле” Президент платформасының яңа проекты — Идел буе федераль округыннан килгән катнашучылар өчен округ ярымфиналын ачу тантанасы үтте. Конкурс “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында Русия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Агымдагы елның 25 августында республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәрендә Мәгарифне үстерү институты базасында “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының Идел буе федераль округы ярымфиналын үткәрү турында боерыкка кул куйды. Чара, яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга юл куймау максатында, гамәлдәге барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп узачак.

Ярымфиналны ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин, Мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров һәм “Русия — мөмкинлекләр иле” коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы “Киләчәк укытучысы” проекты җитәкчесе Андрей Богданцев катнашты.

— Шунысы куанычлы, оештыручылар — “Русия – мөмкинлекләр иле" Уфаны, Башкортстан башкаласын сайлаган, һәм сезне кунакчыл төбәктә күрүебезгә бик шатбыз. Хөрмәтле укытучылар, иң беренче чиратта, сезгә фидакарь хезмәтегез, шушы авыр һөнәрне сайлаганыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Безнең илдә педагоглар белән эшләүгә зур игътибар бирелә, һәм өстенлекле юнәлешләрнең берсе — яңа шартларда эшли белә торган белгечләр әзерләү. Яңа буынның киләчәге, безнең төбәкләрнең һәм илебезнең киләчәге нәкъ шундый белгечләргә, педагогларга, аларның энергиясенә, һөнәри осталыкларына бәйле, — диде бәйгене ачу тантанасында Фәнүр Ягафәров.
Идел буе федераль округыннан конкурска 6724 гариза кабул ителгән. Ярымфиналга 54 команда чакыру алган, алар дистанцион тест үткәрү этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Уфада бәйге ярымфиналына Идел буе федераль округының 12 төбәгеннән педагогларның 45 командасы килде. Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Татарстаннан — 9ар, Пермь краеннан — 7, Башкортстаннан — 5, Ырынбур өлкәсеннән — 4, Самара өлкәсеннән һәм Чувашстан Республикасыннан — 3әр, Пенза өлкәсеннән һәм Мордовия Республикасыннан, шулай ук Марий Эл Республикасыннан, Саратов өлкәсеннән, Удмуртия Республикасыннан 1әр укытучылар командасы катнаша.

Конкурс сынаулары 3 көн дәвамында узачак, алар үз эченә педагогик дебатлар, методик конструктор һәм кейс-уенны алган “педагогик триатлон” форматында әзерләнгән. Ярымфиналчылар командалары өчен, конкурс сынауларыннан тыш, очрашулар, лекцияләр һәм осталык дәресләре оештырылачак.

Конкурсның ярымфинал этабы барлык федераль округларда да масштаблы 8 чараны үз эченә ала. Уфада һәм Мәскәүдә соңгы ике ярымфинал эпидемиологик хәл катлаулы булуга бәйле рәвештә күчерелде, әмма инде хәзер үк үткәрү даталары билгеле: 11-13 сентябрьдә - Уфада һәм 25-27 сентябрьдә Мәскәүдә узачак.

Фото:education.bashkortostan.ru
Читайте нас