Нефтекама шәһәре дәваханәсендә яңа стоматология аппаратлары тешләрне дәвалау сыйфатын яхшыртачак.
Дәваханәгә берьюлы өч яңа KLT-6210 N1 стоматология корылмасы кайтарылды.
Амбулатор звеноның матди-техник базасын ныгыту Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын актив гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, яңа стоматологик җиһазлар кешеләргә күптөрле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә. Дәваханә стоматологлары җиһазларның сыйфатлы, дезинфекция чаралары үткәрү функциясе уңайлы булуын, санитар таләпләргә туры килүен билгели.