Ул “WorldSkills” һөнәри осталык чемпионатын уздыру мәйданнарының берсе булачак.
8 сентябрьдә Учалы тау сәнәгате колледжында “Җир асты электр слесаре” дигән яңа уку остаханәсен ачу тантанасы булды.
Заманча остаханә колледжның бюджеттан тыш чыганаклары һәм партнер-эш бирүчеләр акчасы исәбенә төзелгән, бинаны капиталь ремонтлауга Учалы тау-баектыру комбинаты 300 мең сумнан артык акча биргән. Остаханә Ворлдскиллс стандартлары нигезендә квалификацияле кадрлар әзерләү өчен барлык кирәкле уку һәм җитештерү җиһазлары белән җиһазландырылган һәм агымдагы елның сентябрендә үк “WorldSkills” һөнәри осталык чемпионатын уздыру мәйданнарының берсе булачак. Билгеле булуынча, “Мәгариф” гомумдәүләт проектына кергән “Яшь профессионаллар” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында WorldSkills Russia милли чемпионаты үткәрелә.
Тантаналы ачылу кысаларында һөнәри осталык конкурсы үткәрелде. Колледж мәйданчыгында студентлар һәм тау чыгару предприятиеләре эшчеләре ярышты. Биремнәр Ворлдскиллс таләпләрен исәпкә алып төзелгән иде. Катнашучылар реаль җитештерү җиһазларын монтажлау һәм көйләү эшләрен башкарды. Эшлекле программа кысаларында "үгәрәк өстәл" дә узды.
Заманча остаханә җиһазлары һәм эш бирүчеләр белән актив хезмәттәшлек квалификацияле кадрлар әзерләүнең сыйфатын шактый яхшыртырга, колледжны тәмамлаучыларның эш урынында адаптация вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк.