11 сентябрьдә Баймак районында автоклубны тәкъдир итү булды.
Бу - республикада дүртенче автоклуб. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елда Башкортстанның биш районында күпфункцияле күчмә мәдәни үзәкләр (автоклублар) барлыкка киләчәк.
Баймак районы - республиканың иң зур районнарының берсе. Районда 92 торак пункт исәпләнә, 55ендә клублар бар. Район үзәгеннән иң ерак торак пунктка кадәр ераклык 85 км тәшкил итә.
Автоклуб районның мәдәни-ял учреждениеләре булмаган торак пунктларында тулыканлы концертлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Бу чара Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото: "Мәдәният" министрлыгы сайтыннан.