Бишбүләк районының Ает авылында урындагы Мәдәният йортында күпфункцияле авыл мәдәният үзәге ачылды.
Ает мәдәният йортын төзекләндерү «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.
Халыкны котларга Русия Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров, Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм башка кунаклар килгән иде.
Район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин мәдәни үзәктә иҗат һәм үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырылуын, бу авыл халкының талантларын ачуга һәм аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә ярдәм итәргә тиешлеген билгеләп үтте.
Шулай ук чара барышында үзәкне ачу тантанасында район мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүчеләрне дә хөрмәтләделәр. Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, бәйрәм кунаклары мәдәни үзәкне карап, реконструкция башланганнан бирле булган үзгәрешләрне бәяләде. Кунакларга Бишбүләк районы артистлары, шулай ук Айдар Галимов, Zainetdin һәм аның бию ансамбле башкаруындагы концерт күрсәтелде.
Фото: Мәдәният министрлыгы сайтыннан.