+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Газмановка эш тә калмады!

Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Уфада “Евразия” V халыкара сәнгать фестиваленең икенче көне 25 меңнән артык халыкны “Торатау” конгресс -холлы артындагы амфитеатрга җыйды.

Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Уфада “Евразия” V халыкара сәнгать фестиваленең икенче көне 25 меңнән артык халыкны “Торатау” конгресс -холлы артындагы амфитеатрга җыйды.
Фестивальдә дөньяга билгеле артистлар һәм коллективлар- Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков , опера җырчысы Любовь Казарновская, популяр җырчы Петр Дранга һәм “VIVA” җыр төркеме , Русиянең халык артисты Олег Газманов, Александр Коган, Эльвира Фатыйхова, Лариса Әхмәтова, Башкорстан дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры, “Аргымак” этно-рок төркеме һәм башкалар чыгыш ясады. Бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.
Любовь Казарновская Уфага гашыйк булуын әйтте. Ул “Казан көзе” чарасыннан килә икән. Казан белән Уфаның югарылыкта торучы, башкалаларга үрнәк күрсәтүче шәһәрләр булуын белдерде.
Олег Газманов һәм аның “Эскадрон” музыка төркеме кайнар алкышларга күмелде. Җырчыга хәтта эш тә калмады – амфитеатрга җыелучылар аның җырларын үзләре күмәкләп башкарды. Газманов матур исемле фестивальнең , аның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә арналуын мөһим вакыйга булуын әйтеп үтте.
Фото: “Башинформ”
Читайте нас