Башкортстанда ике яңа медицина объекты эшли башлады.
Алар Күгәрчен районында республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова катнашлыгында ачылды.
Юлдыбай авылында медпункт 1973 елдан бирле эшли һәм ул инде сәламәтлек саклау системасы таләпләренә туры килми. Мәктәп ябылганнан соң үзәк җылылык өзелә, су белән тәэмин итү һәм канализация булмый. Морак үзәк район дәваханәсеннән 18 километр ераклыкта урнашкан заманча ФАП бер ел эчендә төзелгән, объектның гомум бәясе 2,9 миллион сум тәшкил иткән.
Яңа ФАПта заманча медицина җиһазлары урнаштырылган, күзәтү һәм процедура-прививка кабинетлары, көтү бүлмәсе, шулай ук төрле көнкүреш бүлмәләре бар.
Яңа ФАПны ачу «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды.