Авыл фельдшеры – гади генә табиб түгел. Ул бөтен нәрсәне белергә тиешле белгеч. Психолог. Авылдаш, күрше һәм тугандай якын кеше. Хаталанырга хакы юк, чөнки ул көн саен күрешкән кешеләр алдында җавап тота. Авыл табиблары тәүлек дәвамында сәламәтлек сагында тора. Аларны иртән дә, кич тә, төнлә дә, бәйрәмдә һәм ялда да чакыралар. Кайчагында бөтен өмет һәм ышаныч алар кулында!
Стәрлебаш районының Карагыш фельдшер-акушерлык пунктында бүгенге көндә өч кеше хезмәт сала. Аларның икесе: Нәзирә Кирәева белән Рәзидә Туктарова Карагыш халкы өчен җавап бирсә, Ләлә Шиһапова күршедәге кечкенә Бакча авылы кешеләренең сау-сәламәт яшәвен кайгырта.
– Нәзирә Хәйрулловна, эш көнегез ниләрдән корыла? – дип сорыйбыз аларның берсеннән, ике ел элек пенсия яшенә кереп тә, үз ихтыяры һәм халык үтенече белән яраткан эшен ташламаган фельдшердан. Авылдагыча үз итеп әйткәндә, Нәзирә апа Стәрлетамак медицина училищесында укуын тәмамлап, 1983 елда шул ук шәһәрдә өч ел балалар дәваханәсендә эшләгән. Арытаба хезмәт юлы Карагышта дәвам иткән. Моңа кадәр авыл медпунктында Минзия Максютова берүзе эшләгән, аңа ярдәм бик тә кирәк булган.
– Эш иртән, амбулатор кабул итүдән башлана, – ди ул. – Кичен исә чакырулар буенча йөрибез. Ул тәүлекнең төрле вакытына да туры килгәли. Йөгереп барабыз, кулдан килгәнне эшләргә, ярдәм итәргә тырышабыз. Авыр чирлеләрнең өенә барып йөрү каралган. Бүгенге көндә бигрәк тә уяу булырга кирәк, коронавирус белән чирләп ята күрмәсеннәр дип, гел тикшереп торырга тырышабыз. Яман шешне кисәтү максаты белән халыкта әледән-әле анкета тикшерүе үткәреп торабыз. Диспансерлаштыру яшендәгеләр белән аерым очрашулар, хәл белешү, аларны табибка чакыру һәм яздыру каралган. Авылга район дәваханәсеннән терапевт даими килеп йөри, анализлар ала, авыруларны кабул итү оештыра. Бу көнгә махсус әзерләнәбез, авыруларны алдан чакырып куябыз.
Рәзидә Мулланур кызы хатын-кызларны акушерлык өлкәсендә дә тикшереп тора, чөнки авыруны вакытында ачыклау, бигрәк тә аны кисәтү мөһим.
– Төп эшебез – санитар-агарту эше. Халыкка авырулар турында сөйлибез. Профилактик прививкаларның ни өчен, кайчан ясалырга тиешлеген аңлатабыз. Флюорография үткәрүне оештырабыз. Халык бу эштә бик теләп катнаша. Авылыбызда караулы, тыңлаучан, грамоталы, яхшы кешеләр яши, алар белән эшләве авыр түгел, – ди ул.
Форсаттан файдаланып, Нәзирә Кирәева авыл халкына тагын бер үтенечен җиткерергә ашыкты:
– Үзегезне саклагыз! Ковид чире таралуга бәйле, бигрәк тә уяу булыгыз. Кулларыгызны еш юыгыз. Кеше арасында йөргәндә битлек кияргә, аны ике сәгать саен алыштырырга онытмагыз. Халык күп җыелган җирдә йөрмәскә тырышыгыз. Әгәр тән температурасы күтәрелүен сизсәгез, коры ютәл барлыкка килеп, борыныгыз тыгылса, тиз рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез!
Бүген авылда 421 кеше яши. Фельдшерларның һәр көне шуларның һәркайсының сәламәтлеген кайгыртудан, алар өчен борчылып һәм куанып яшәүдән гыйбарәт. Аларның үзләренә дә ныклы сәламәтлек телик!
Айгөл Юлъякшина.
Стәрлебаш районы.
Фото гаилә архивыннан.