+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Агыйделнең яңартылган яр буйлары нинди булыр?

Башкортстанда "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында бу эшләргә дә зур игътибар бирелә.

Башкортстанда "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында бу эшләргә дә зур игътибар бирелә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән үзе Агыйдел елгасының яңартылган яр буен үстерү белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта ул 15 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә белдерде.

"Бу эш Башкортстан Мәдәният министрлыгына да, Уфаның социаль блогына да кагыла. Әмма бу яр буе бизнес өчен дә кызыклы. Шуңа күрә без эшче төркем төзибез, аны мин үзем җитәклим. Эшче төркемнең максаты - анда бизнесны җәлеп итү, чөнки без барысын да бюджет хисабына эшли алмыйбыз", - дип хәбәр итте республика Башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, яр буен төзекләндерү вакытында төрле активларны җәлеп итәргә, рестораннар, төрле балалар һәм спорт объектлары төзергә кирәк. Бизнеска килгәндә, бирегә танылган ресторатор Александр Антонов җәлеп ителәчәк.

«Аның мондый территорияләрне үстерү буенча зур тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә без аның белән бу комиссиядә җәмәгать башлангычларында ниндидер сәркәтип булыр дип килештек. Киләсе елның җәй ахырына яр буенда беренче стационар рестораннар, ял объектлары барлыкка килергә тиеш. Яр буе бик уңайлы: озын да, активлык булдырырга мөмкин булган урыннар да күп, - диде Радий Хәбиров. — Мин үзем моның белән шәхсән шөгыльләнәчәкмен, шуңа күрә миңа, минем Хакимияткә, Уфа җитәкчелегенә мөрәҗәгать итегез. Монда, чыннан да, минем тырышлык, минем сүзем кирәк, бу бизнесмен анда гарантия алсын өчен кирәк».

Фото: bashinform.ru


Читайте нас