+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Киләчәк укытучысы” алдынгыларга юл ача

Мәртәбәле бәйгедә финалга чыккан 12 команда арасында Дүртөйле педагоглары да бар

Мәртәбәле бәйгедә финалга чыккан 12 команда арасында Дүртөйле педагоглары да бар

“Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проект­ларының берсе — “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкур­сының ярымфиналы беренче тапкыр Уфада узды. Конкурс “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” феде­раль проекты кысаларында Русиянең Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елның 25 августында республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәрендә Мәгарифне үстерү институты базасында “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының Идел буе федераль округы ярымфиналын үткәрү турында боерыкка кул куйган иде. Чара коронавирус (COVID-19) таралуга юл куймау максатында гамәлдәге барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылды.

11 сентябрьдә Мәгариф­не үстерү институтында узган ярымфиналны ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров, мәгариф һәм фән ми­нистрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин, Мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров һәм “Русия — мөмкинлекләр иле” коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы — “Киләчәк укытучысы” проекты җитәкчесе Андрей Богданцев катнашты.
— Шунысы куанычлы, оештыручылар — “Русия – мөмкинлекләр иле” — Уфаны, Башкортстан башкаласын сайлаган, һәм сезне кунакчыл тө-бәктә күрүебезгә бик шатбыз. Хөр-мәтле укытучылар, иң беренче чиратта, сезгә фидакарь хезмәтегез, шушы авыр һөнәрне сайлаганыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Безнең илдә педагоглар белән эшләүгә зур игътибар бирелә, һәм өстенлекле юнәлешләрнең берсе — яңа шартларда эшли алучы белгечләр әзерләү. Яңа буынның киләчәге, безнең төбәкләрнең һәм илебезнең киләчәге нәкъ шундый белгечләргә, педагогларга, аларның энергиясенә, һөнәри осталыкларына бәйле, — диде бәйгене ачу тантанасында Фәнүр Ягафәров.
Идел буе федераль округыннан конкурска 6724 гариза кабул ителгән. Ярымфиналга 54 команда чакыру алган, алар дистанцион тест үткәрү этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәт­кән.
Уфада бәйге ярымфиналына Идел буе федераль округының 12 төбәгеннән педагогларның 45 командасы җыелды. Түбән Новгород өлкә­сеннән һәм Татарстаннан — 9ар, Пермь краеннан — 7, Башкорт­станнан — 5, Ырынбур өлкәсен­нән — 4, Самара өлкәсеннән һәм Чувашстан Республикасыннан — 3әр, Пенза, Саратов өлкәләреннән һәм Мордовия, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан 1әр укытучылар командасы катнашты.
Кон­курс сынаулары 3 көн дәвам итте, алар үз эченә педагогик дебатлар, методик конструктор һәм кейс-уенны алган “педагогик триатлон” форматында әзерләнгән иде. Ярымфиналчылар командалары өчен, конкурс сынауларыннан тыш, очрашулар, лекцияләр һәм осталык дәресләре оештырылды.
— Ярымфиналның өч көнендә Идел буе федераль округының 12 төбә­геннән килгән укытучылар танышты, тәҗрибә, идеяләре белән бү­леш­те, сынаулар узды һәм спикер­лар­ның лекцияләрен тыңла­ды, — дип билгеләп үтте “Киләчәк укытучысы” проекты җитәкчесе Андрей Богданцев. Ул Башкортстан Респуб­ликасы Хөкүмәтенә, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына округ ярымфиналын оештыруда ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Ярымфинал нәтиҗәләре буенча 12 иң яхшы команда билгеләнде, алар хәзер “Киләчәк укытучысы” конкурсы финалында көрәшне дәвам итәчәк. Җиңүчеләр арасында Пермь краеннан — 3, Ырынбур, Түбән Новгород өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан — 2шәр, Башкортстаннан, Пенза һәм Самара өлкәлә­реннән — 1әр команда.
— Һөнәри осталык — болай гы­на барлыкка килми. Аңа хезмәт, тәҗри­бә һәм иң мөһиме — хезмәт нәтиҗә­сен күрсәтүче укучылар тырышлыгы белән ирешелә. Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы республикабыздан җылылык, башкорт кунакчыллыгының бер өлешен алып китәчәк, – дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин җиңү­челәрне бүләкләү тантанасында.
Бәйгедә югары осталык күрсәткән педагоглар арасында республика укытучылары булуы аеруча сөенеч­ле. Ярымфиналда иң көчле ко-ман­даларның берсе булып Дүр­төйле шәһәренең 2нче лицей укытучылары билгеләнде. Альбина Гыйлем-җанова, Эльвира Нуртдинова һәм Ольга Шәйхетдинова хәзер һөнәри осталыгын финалда күр-сәтәчәк.
Укытучылар командаларының “Киләчәк укытучысы” беренче Бөтен­русия конкурсы 2019 елның 19 нояб­рендә Мәгариф министрлыгы ярдәме белән “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы тарафыннан тормышка ашырыла башлады. Ул иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне, белем бирүдә инновацион алымнарны ачыклауга, шулай ук педагогик кадрларны үстерүгә юнәлтелгән. Аның максаты — бердәм эшли һәм үз эшләрендә заманча практикалар кулланырга әзер булган укытучылар командаларын алга чыгару һәм ярдәм итү.
2020 елның 19 февралендә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкур­сының оештыру комитеты составын төзү һәм раслау турында боерыкка кул куйды. Оештыру комитеты рәисе — Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова.
Конкурста чикләүләр юк: анда тәҗрибәле педагоглар да, стажы зур булмаган укытучылар да катнаша ала. Мәктәп, лицей, гимназия, шул исәптән махсуслаштырылган уку йортлары, шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары һәм тәрбия хезмәтләре педагоглары, командаларга берләшеп, конкурс сынауларын узарга мөмкин. Катнашучылар дистанцион тест, округ ярымфиналларын һәм финалны уза.
Дистанцион этапны уңышлы узган барлык конкурсантлар өчен электрон китапханә һәм вебинарларга керү мөмкинлеге ачылган, ярымфиналга чыгучылар конкурсның партнерларыннан: “Русское слово” нәш­рияты һәм “Яндекс. Дәреслек­ләр” белем бирү платформасыннан бүләкләр ала.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, ярымфиналчылар һәм финалчылар арасыннан киләчәк укытучылары берләшмәсе формалашачак.
Конкурсның округ ярымфиналларында катнашучылар “Русия —мөмкинлекләр иле” Президент плат­формасының “Сенеж” идарә итү ос­та­ханәсенең онлайн-программасын тыңлаячак.
“Киләчәк укытучысы” бәйгесе финалчылары квалификация күтәрү турында таныклык алачак.
— Конкурсның ярымфинал этабы барлык федераль округларда да 8 зур чараны үз эченә ала. Уфада һәм Мәскәүдә соңгы ике ярымфинал эпидемиологик хәл катлаулы булуга бәйле рәвештә күче­релде, әмма инде хәзер үк үткәрү даталары билгеле: 11-13 сентябрьдә Уфада үтте һәм 25-27 сентябрьдә Мәскәүдә узачак.
Кон­кур­с­ның ярымфинал этабына барлыгы 1200дән артык катнашучы кертелгән иде. Финалга 300 конкурсант — 100 команда чыгачак. Шул ук вакытта, инде хәзер үк дистанцион этапны уңышлы узган барлык катнашучылар өчен электрон китапха­нәләр һәм вебинарларга керү мөм-кинлеге ачылды, ә финалчыларны һөнәри осталыкны камилләштерү программасы көтә, — ди “Русия — мөмкинлекләр иле” коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы генеральный директоры урынбасары Владислав Даванков.
Алдынгы карашлы укытучыларны командаларга туплаган мондый бәйге республикада беренче тапкыр узды. Киләчәктә яңа проектта үзләрен сынап карарга теләүчеләр тагын да артыр, республиканың педагоглар командалары иң алдынгылар сафында булыр дигән ышаныч зур.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.


Фото: durtulilicei.02edu.ru
Читайте нас