+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Республика үзен ашлык белән тәэмин иттеме?

Башкортстанның агросәнәгать комплексы үсемлекчелек продукциясенең барлык төрләре буенча республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итте, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

15 сентябрьгә 1,636 миллион гектардан (мәйданның 91 проенты) тулай ашлык суктыру 3,7 миллион тонна тәшкил итте. Республиканың ихтыяҗы - 2,7 миллион тонна. 1 миллион тоннадан артыгы сатуга кала. "Чиләбе өлкәсе һәм Удмуртия инде контрактта тора - аларның уңышы начар», — дип белдерде вице-премьер.

Узган атнада шикәр чөгендерен җыю башланды. Татлы тамырның уртача уңышы - гектарыннан 331 центнер. Агымдагы ел уңышыннан шикәр җитештерү 180-190 мең тонна тәшкил итәчәк, ә республиканың ихтыяҗы - 91 мең тонна.

Азык хәзерләү төгәлләнеп килә: бу елның җәе 1,5 елга җитәрлек азык запасы бирде, дип хәбәр итте төбәкнең агросәнәгать комплексы җитәкчесе.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: урып-җыю кампаниясенең уңышлы үтүе - республикада "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектына зур игътибар бирү нәтиҗәсе.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас