Башкортстанда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылучы эшләр арасында шундыйлары да бар.
Уфада "100LB - Башкортстанга 100 тапкыр мәхәббәт» проекты кысаларында тавыш яздыру һәм видеомонтаж студиясе ачылды. Проект республика Башлыгының Башкортстан дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча грантлар конкурсында җиңүче булып тора һәм Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.
«100LB» проекты Башкортстанда да, аннан читтә дә башкорт теле һәм мәдәниятен популярлаштыруга, урыс һәм башкорт телләрендә "вируслы" аудио- һәм видеороликлар (җырлар һәм клиплар) булдыруга юнәлтелгән.
Студия базасында яшьләр җырлары һәм клиплары, роликлар/ скетчлар/ вайннар, инстасериал булдырылачак. Шулай ук проект авторлары шушы телләрдә танылган роликларны яңгыратуны, дөньякүләм танылган җырларның башкорт телендә версияләрен булдыруны планлаштыра. Медиа-контент ачык рәвештә таратылачак.
Проектны оештыручылар җәмәгатьчелек игътибарын туган телләрне саклау мәсьәләләренә җәлеп итә алырлар, шулай ук яшьләр арасында милли мәдәниятне популярлаштыруга ярдәм итәрләр дип өметләнә. Медиа-контентның "вируслык" эффекты башкорт телен популярлаштырырга гына түгел , шулай ук төбәкнең эчке һәм тышкы туризмы өчен җәлеп итүчәнлеген арттырачак.
Республика киңлекләрендә төшерелгән, Башкортстанның гадәти булмаган табигатен, мәдәниятен популярлаштыручы роликлар, һичшиксез, республика халкының гына түгел, ә аннан читтә яшәүчеләрнең дә игътибарын җәлеп итәчәк, туристларны безнең табигый тыюлыкларга, тарих, архитектура, мәдәният һәм сәнгать һәйкәлләренә җәлеп итәчәк.