+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сабыйларга җылы һәм уңайлы булачак

Уфаның Сипайлово бистәсендә өч яңа балалар бакчасы төзелеше бара.

Уфаның Сипайлово бистәсендә өч яңа балалар бакчасы төзелеше бара.

Уфада бер үк вакытта биш мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше бара, аларның өчесе – Сипайлово бистәсендә. Беренче яңа балалар бакчасы Юрий Гагарин урамы, 44/2 адресы буенча барлыкка киләчәк. Биредә 190 урынга исәпләнгән өч катлы бинаның мәйданы 5000 квадрат метр чамасы тәшкил итә. Бу балалар учреждениесендә сигез төркем ачарга планлаштыралар, шул исәптән, 3 – ясле, 5 – мәктәпкәчә, шулай ук түгәрәкләр өчен, музыка һәм физкультура заллары да булачак.

Балалар бакчасы ике лифт белән җиһазландырылачак. Әлеге балалар учреждениесе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә исәпләнгән. Хәзерге вакытта бу объектта тышкы һәм эчке коммуникацияләр үткәрү, шулай ук эчке бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү башкарыла. Подрядчы оешманың участок начальнигы Артур Мөхәррәмов сүзләренә караганда, хәзер 1600 квадрат метр мәйданлы резина катлам өчен нигез әзерләнә. Яңа балалар бакчасын агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Сипайловода төзелүче янә ике балалар бакчасы Юрий Гагарин урамы, 74/4 һәм Яр буе урамындагы 11 һәм 15нче йортлар арасында урнашкан. Аларның беренчесендә барлык эшләр дә төгәлләнгән диярлек, шулай ук 215 урынга исәпләнгән объект тиздән файдалануга тапшырылачак.

Республикада “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә булышлык — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру” төбәк проекты тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында яңа балалар бакчалары төзелә һәм искеләре реконструкцияләнә.

Фото: ufacity.info
Читайте нас