+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Балтачта тешләрне яңа җайланма белән дәвалыйлар

Башкортстанның резерв фондыннан Балтач үзәк район дәваханәсенә яңа стоматология җиһазы - ике ROCON җайланмасы алуга 590 мең сум акча бүленде. Бу универсаль җиһаз белән мәҗбүри медицина страховкалавы программасы кысаларына кергән барлык төр дәвалауны башкарып була.

Әлеге җиһазның төкерек һәм тузан суырткычлары, көйләп була торган яктылык уты, кул һәм аяк белән идарә итү мөмкинлеге бар. Ул санитар таләпләргә туры килә, пациентларның хәвефсез дәвалануына гарантия бирә.

Җайланманың берсе балалар стоматологиясе кабинетында урнаштырылган, хәзер кечкенә пациентлар тешләрен курыкмыйча дәвалата ала. Корылманы урнаштырган вакыттан, ягъни август башыннан, 600дән артык пациент хезмәтләндерелгән дә инде.

Иске Балтач авылындагы 1нче мәктәптә "Сәламәт елмаю" модуле гамәлгә ашырылган. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән оештырылган проект нигезендә башкарыла. Проектны үтәү дәвамында мәктәпнең стоматология кабинетына 1 миллион 100 мең сумлык капиталь ремонт эшләнгән, ул кабинетка бөтен кирәкле җиһазлар алынган.

Стоматология кабинеты тантаналы рәвештә 2 мартта ачылгын. 700 пациент дәвалану үткән дә инде.

Фото: Балтач районы үзәк дәваханәсе.
Читайте нас