“Урал Иделбаев музыкасы!” Без, Башкортстанда яшәүчеләр, бу сүзләрне күп еллар көн саен булмаса, көн аралаш ишетәбездер. Мондый сүзләр яңгырамаган очракта да, композитор иҗат иткән көйләр колагыбызны иркәли. Көйнең “хуҗасы”н белмичә дә аны яратып тыңлаучылар күп. Зур чараларда, Хөкүмәт концертларында, Башкортстан юлдаш телевидениесендәге тапшыруларның музыкаль бизәлешендә, радиодан яңгыраган җырларда таныйбыз Урал Мирас улының иҗат җимешләрен.
Композитор язган көйләрнең, аранжировкаларның күплеген, төрлелеген, дөньяга таралуын исәпкә алганда, Урал Иделбаевка ким дигәндә 100 яшь булырга тиеш. Сәнгать белән азмы-күпме таныш кеше белә – югары дәрәҗәдәге музыкаль материал эшләү күп вакыт, көч, талант таләп итә. Ә Иделбаев язган көйләрне белгечләр югары профессиональ дип бәяли.
Кемнәр белми, әйтергә ашыгабыз: юк, Урал Иделбаев — бер бүлмәдә бикләнеп, нота кәгазьләренә күмелеп, көн-төн музыка иҗат итү белән генә шөгыльләнүче карт түгел, ә яшәү дәрте бөркеп торучы, иллегә дә җитмәгән ир узаманы. Популярлык сере нидә соң? Шуны ачыклап карыйк.
Чишмә башы
Булачак композитор, Шәехзадә Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (2000), Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014), “Башкортстанда фидакарь хезмәте өчен” мактау билгесе иясе (2019), Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының музыкаль бүлеге җитәкчесе Урал Иделбаев 1972 елның 15 декабрендә Сибай шәһәрендә танылган шагыйрә Гөлфия Юнысова белән галим, әдәбиятчы Мирас Иделбаевлар гаиләсендә туа. Билгеле шәхесләрнең улы булу шулай тумыштан ук егетнең иңнәренә җаваплылык салган, күрәсең. Әлбәттә, беренче чиратта, сәләтнең булуы кирәк. Анысын да Ходай бала чактан мулдан биргән.
Сабыйның 6 айлык чагына борылып карыйк. Менә бүлмәдә алар әтисе белән икәү генә. Малай, никтер, елый, тынычсызлана. Шунда әтисе аңа бер көй көйләп карый. Бала тына һәм көйне кабатлый...
Ә менә инде Уралга 4 яшь. Малай мөкиббән ки-теп абыйсы белән уенчык пианинода “Варшавянка” көен яңгырата...
Шулай ук, балачак чоры. Гаилә Черниковкада яши. Кунакка еш кына башкорт язучылары килә. Берсе сорап куя: “Урал, үскәч, кем була?” Бераз тынлыктан соң, кемдер җавап кайтара: “Композитор”. Ул чакта әле бала “композитор” сүзен аңламаган да була, әмма күңеленә май булып ягыла бу сүз.
Биш яшь. Бала хәреф танымый, әмма ноталарны белә. Билгеле композитор һәм педагог, СССРның халык артисты Заһир Исмәгыйлев үзе аңа: “Бу бала музыкант булырга тиеш!” дигән фатыйха бирә.
Урал музыка мәктәбендә дә укытучыларыннан бик тә уңа, алардан күп нәрсәгә өйрәнә. Сәнгать дөньясына гомерлеккә гашыйк була. Булырдай бишектән билгеле шул...
Чыныгу
1987-90 елларда Урал Мирас улы Уфа сәнгать училищесында, арытаба Уфа дәүләт сәнгать институтында Заһир Исмәгыйлев белән Рәшит Җи-һанов курсын тәмамлый.
Ул чакта студентлар дәресләрне Заһир Исмәгыйлевның өенә барып ала торган булган. Остазның бүлмәсендә җылы, иҗади мохит урнашканын хәтер-ли ул. Шунысы игътибарга лаек: билгеле композиторның өендә әле укып йөргән студентлары гына кунак булмаган. Күптән укуларын тәмамлап, Җир шарының төрле төбәкләрендә үзләрен танытып өлгергән укучылары үз укучыларын да Заһир Гариф улына дәрес алырга, танышырга җибәргән. Менә шундый иҗади мохиттә Урал Иделбаевның да музыкага, халык көйләренә мәхәббәте чыныга.
1991 елдан Урал Иделбаев Башкортстан телевидениесе каршындагы “Аманат” музыкаль төркеме артисты булып таныла. Узган гасырның 90нчы елларында Урал Иделбаевның “Ак йолдыз” төркеме дә зур популярлык яулый.
2001-07 елларда һәм 2014 елдан башлап ул — Башкорт дәүләт академия драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе. 2010-12 елларда – Стәрлетамак башкорт драма театры студиясе җитәкчесе. Бүген – республикада иң зур танылу яулаган профессионал композиторларның берсе ул.
Театр...
Төп эш урыны буларак, Башкорт театры Урал Иделбаевның иҗади биографиясендә аерым урын биләп тора. Аерым алганда, ул 150дән артык драматик спектакльгә, балалар мюзиклларына, “Секундочка” балалар балетына көй язган. Бүген бу сан, әлбәттә, зуррак.
Спектакльләрнең берничәсен генә күздән кичерик: “Нәркәс” мелоромантик трагедиясе, “Озын-озак балачак” драмасы, “Ул бит кичә иде” комедиясе, “Кодача” музыкаль комедиясе, “Пролетая над гнездом кукушки” психологик триллеры, “Снежная королева” әкияте, “Грешно ли любить?”, “Ак пароход” драмалары, “Маугли” джунгли китабы, “Буратино-remake” музыкаль маҗарасы, “Мактымсылу, Әбләй һәм Кара Юрга” мюзиклы, “Йосыф һәм Зөләйха” музыкаль легендасы һәм башкалар. Күрүебезчә, композитор өчен жанр чикләүләре юк. Кайсы әсәргә тотынса да, эшен уңышлы башкарып чыга, халык күңеленә үтеп керердәй көйләр иҗат итә.
Шунысы куанычлы: кайбер әсәрләр спектакль өчен язылса да, тора-бара үзаллы яши башлый, аерым башкаручылар иҗатында урын ала.
...һәм “Театр түгел”
Әлбәттә, Урал Иделбаев күңеленнән ургылып чыккан көйләр театр чикләренә генә сыеп бетми. Бу хакта үзе болай ди: “Бер генә көн дә көй язмый калганым юк”. Шуңа да композитор иҗат иткән көйләрне төрле өлкәләрдә очратырга була. Әйтеп тә торасы юк – бихисап җырларның көен язучы ул. Бер көнлек, тиз онытылып барган көйләр түгел, ә профессиональ яктан җентекләп эшләнгән музыкаль әсәрләр. Академик музыка үрнәкләре. 30дан артык фильмга (нәфис, анимация, документаль фильмнар), шул исәптән “Авыл өстендә җәйгор” (2000), “Сөмбелнең җиденче җәе” (2002), “Рәхмәт” (2007), “Җилкуар” (2010), “Ике дә генә егет…” (2015), “Аксакаллар белән әңгәмә: Мостай Кәрим” (2004), “Ут һәм нур калдырды…” (2009) тасмаларына саундтрек язучы ул. Башкортстан театрларыннан тыш, Татарстанда куелган драмаларны музыкаль яктан бизәүче, Орел өлкәсе сәхнәсендә ике мюзикл чыгаручы.
Зур проектлар
Соңгы ике елда Урал Иделбаев үз иҗатын барлау җәһәтеннән Уфада өч көн рәттән зур концерт үткәрде. Концертлар циклы “Секундочка” балеты белән ачылды. Икенче көнне “Башкортостан” дәүләт концерт залында “Урал легендалары” этник музыка концерты узды. Программада Урал Иделбаевның эшкәртүендә иң билгеле башкорт халык җырлары һәм бию композицияләре башкарылды, шулай ук авторның туган җир, туган як геройлары турында җырларга оригиналь музыкасы да яңгырады. Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, Милли халык уен кораллары оркестры, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, “Мирас” җыр һәм бию ансамбле, Стәрлетамак бию театры, “Ятаган” этно-төркеме, шулай ук, Роберт Юлдашев, Рәсүл Карабулатов, Рәис Низаметдинов кебек аерым башкаручылар чыгыш ясады.
Өченче көнне – янә концерт. Шул ук залда. “Урал асылташлары” дип аталган һәм композиторның иҗатына 25 ел тулуга багышланган программада Фидан Гафаров, Роберт Юлдашев, Сәгыйдулла Байегет, Азамат Гафаров, Алсу Галина һәм башка солистлар, Башкорт академия драма, “Нур” татар дәүләт, “Курчаклар”, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрлары белән республиканың танылган җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясады. Концерт Иделбаев иҗатын төрле яклап ачты — ул көй язган җырлар, этник һәм театр музыкасы, хореография көйләре, мюзикл һәм балетлардан өзекләр, фильмнардан музыка яңгырады. Иң мөһиме – халыкчан көйләр халыкка җиткерелде.
“Чал Урал көйләре” һәм “Торатау хакында хикәят”
Бераздан Урал Иделбаевның исеме сәнгать дөньясын тагын шаулатты. Ул Башкортстанның атказанган артисты Азат Бикчурин (курай) һәм Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге Халык уен кораллары милли оркестры белән берлектә “Чал Урал көйләре” дигән өр-яңа программа белән чыгыш ясады. Концерт программасы Урал Иделбаев иҗат иткән көйләрдән корылган иде. Тамашачыларга Мостай Кәрим трагедиясе буенча куелган “Салават” спектакленнән төп тема, “Последний из рода Гайне” спектакленнән Мәхәббәт темасы, “Торналар”, “Заманалар” һәм башка композицияләр тәкъдим ителде.
Ул арада тагын бер шедевр туды. Драматург Сәрвәр Сурина белән Урал Иделбаев Урал легендалары яки “Торатау турында хикәят” мюзиклын әзерләделәр.
Мюзикл сюжеты Урал тауларына багышланган башкорт халык хикәятләре нигезендә иҗат ителә. Премьера Стәрлетамак дәүләт театр-концерт оешмасында булды, аннары — “Башкортостан” дәүләт концерт залында. Шул ук вакытта, Башкорт дәүләт академия драма театрында “Урал батыр” эпосы буенча спектакль сәхнәләштерелде.
Бу сәхнә әсәрен карау бәхетенә ирешкәннәр таулар биеклеген тойды, Агыйделнең челтерәп аккан тавышын ишетте, халык тарихында булган иң кыйммәтле төшенчәләргә кагылды. Әлбәттә, мюзикл зур популярлык яулады, уйландырды, тетрәндерде, күңел түрендәге туган якка кагылышлы иң нечкә хисләрне тибрәтте. Экологияне саклау һәм яклау, табигать һәм күңел экологиясе кебек сораулар күтәрелде.
Урал Иделбаев иҗат иткән көйләрне тамашачы нигә ярата? Белгечләр үз җавабын бирә: аның иҗатына тирән лирика, нечкә хис, дулкынландыргыч иманлылык хас. Милли мотивларга рок музыкасына хас стилистик төсмерләр өстәлә. Композицияләрендә Европа белән Азия ритмнары, курай, саксофон, кыл-кубыз, чиста тембрлар һәм электрон синтез ярашып яңгырый. Спектакльләрнең музыкаль бизәлешләре, симфония һәм балет әсәрләре республиканың әйдәүче театрлары һәм оркестрлары репертуарына керде һәм милли сәнгатьнең аерылгысыз өлешенә әверелде.
Сүз ахыры
Урал Иделбаев “Туган җир хакында хикәят” циклы (“Урал легендалары” этно-проекты һәм шул ук исемдәге мюзиклы, “Чал Урал көйләре” концерт программасы) өчен Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Бу глобаль проектларның зур уңышка ирешүен, халык мәхәббәтен яулавын, милли традицияләрне саклауга мөһим өлеш кертүен исәпкә алып, ул бу бүләккә, һичшиксез, лаек, дигән фикердә калабыз.
Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.
(Фото гаилә архивыннан).