+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кое – авыл бизәге ул!

Тәкәрлектә мөһим башлангычка старт бирделәр.Берничә дистә ел элек Тәкәрлек авылының һәр урамында үз коесы булган. Тик авыл үзәк­ләштерелгән су челтәре белән тәэмин ителгәч, коеларга ихтыяҗ кимегән. Авыл урамнарын ямьләп утыручы коелар калмавы хакында кем беренче булып чаң каккандыр, анысы билгесез, тик аларны тергезү башлангычын Тәкәрлекнең яше дә, карты да күтәреп алган.

Тәкәрлектә мөһим башлангычка старт бирделәр.

Берничә дистә ел элек Тәкәрлек авылының һәр урамында үз коесы булган. Тик авыл үзәк­ләштерелгән су челтәре белән тәэмин ителгәч, коеларга ихтыяҗ кимегән. Авыл урамнарын ямьләп утыручы коелар калмавы хакында кем беренче булып чаң каккандыр, анысы билгесез, тик аларны тергезү башлангычын Тәкәрлекнең яше дә, карты да күтәреп алган.

— Мәчет янында кое казырга булдык, — ди авыл старостасы, күп еллар мәдәният өлкәсендә армый-талмый хезмәт салучы Зөләлә Шәй­хетдинова. — Моның сәбәп­ләре берничә. Беренче­дән, мәчетебез үзәкләштерел­гән су челтәренә тоташтырылмаган. Икенчедән, авылыбызда әледән-әле туйлар гөрли, яшь киленнәр өчен “Су юлын күрсәтү” йоласын оештырганда уңайлы урында сырлап-бизәкләп эшләнгән кое булдыру кирәк дип таптык.
Авыл старостасы әйтүенчә, кое тергезү кебек изге эшкә тәкәрлеклеләр актив кушылган һәм ике атна дигәндә аны башкарып та чыкканнар.
— Бу проектны “Аек авыл” республика бәйгесе кысаларында тормышка ашырдык, — ди ул. — Дүртөйле районында әлеге мактаулы исем өчен 45 торак пункты ярышты.
Яңа кое өстендә чатыр рәвешендәге бик күркәм түбә корылган, чүп-тузан төшмәс өчен авызы ышанычлы итеп ябылган, тирә-ягы тимер чел­тәрле койма белән әйлән­дерелгән. Суны коедан чиләк белән дә, бер як читенә урнаштырылган краннан агызып та алып була.
— Беренче коебыз авылы­быз­ның матур бизәгенә, төп урамның үзенчәлегенә әве­релде, — ди Тәкәрлек авылы биләмәсе башлыгы Ринат Гәрәев. — Тешләрне камаштырырлык саф сулы коебыз авылдашларга гына түгел, килгән кунаклар өчен дә зур сөенеч булыр.
Бу көнне Тәкәрлек авылында икеләтә бәйрәм булды: кое ачу тантанасы Алина һәм Илшат Раяновларның туй көне белән үрелде. Ак яулыклы җиңгиләр яшь кәләшкә су юлы күрсәтергә килде. Яңа кое янында күңелле җырлар яңгырады, изге теләкләр әйтелде.
— Яңа коебызның да, авылыбызның да киләчәге матур, дөньялар имин булсын, яшь гаиләләр ишәйсен, сабыйлар туып торсын! — дип дога багышлады өлкәннәр. Ә Мәчет коесының суын тәмләп караган хуҗабикәләр, чоланнарында күптән эшсез яткан көянтәләрен алып, суга ашыкты.
Фото: М.Латыйпова.
Читайте нас