25-27 сентябрьдә Торатау геопаркы территориясендә Ишембай районының Шихан авылыннан ерак түгел этнофестиваль узачак.
Өч көн дәвамында биредә Башкортстанда яшәүче җиде милләт, аларның традицияләре, кәсепләре, иҗатлары, мәдәниятләре тәкъдим ителәчәк.
Фестиваль үткән урында, 7 милләтнең символы буларак, 7 тирмә урнаштырылачак. Башкорт, урыс, татар, чуваш, украин, мордва, мари милләтләре вәкилләре осталык дәресләре, иҗади номерлар, уеннар аша гореф-гадәтләре белән таныштырачак.
Чара Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсы җиңүчесе “Шихан этноавылы” проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак. Һәр тирмәдә бер милләт мәдәниятен чагылдыручы музей урнаштырылачак. Төп тирмә барлык милләтләрне берләштерәчәк.
Фестиваль дәвамында экскурсияләр, аниматорлар чыгышы, уеннар, конкурслар, милли стильдәге күңел ачулар, җәядән ук ату ярышлары һәм башкалар узачак.
Фестивальнең программасы:
Беренче көн: Ачылу. Мәйданчыклар эше. Республиканың иҗат коллективлары катнашлыгында концерт. Этнокүргәзмә. Осталык дәресләре, конкурслар, уеннар.
Икенче көн: славян халыклары мәдәнияте белән таныштыру. 13-16 сәгатьтә урыс, украин, чуваш, мордва халыклары катнашлыгында мәдәни программа.
Өченче көн: Сабантуй. Йомгаклау. 13-16 сәгатьтә башкорт һәм татар халыкларының мәдәни программасы. Милли ярышлар. Фестиваль нәтиҗәләре. Җиңүчеләрне бүләкләү.