+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авыл клублары халыкка хезмәттә

"Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында, республикада авыл мәдәният йортларын төзекләндерү белән беррәттән, иҗади күтәрелешне билгеләп үтәргә була. Пандемия чорында вәзгыять үзгәрсә дә, моңа кадәр булган уңай тәҗрибәне югалтырга ярамый.

Кушнаренко районы авылларында үзешчән драма түгәрәкләре җанлана. Әхмәт авылы мәдәният йортында да пандемиягә кадәр төрле чаралар даими үткәрелеп торды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйрәм саен авыл халкына концерт яки спектакль бүләк итте.

Үзешчән драма түгәрәге коллективы Илфак Шиһаповның «Исерек айныса, хәерче баеса» пьесасын сәхнәләштерде. Тамашаның эчтәлеге бик кызык, көнүзәк. Сәгать ярым дәвамында үзешчән артистлар тамашачы игътибарын җәлеп итте.

Әлфин Әхмәдуллин, Руслан Әхмәтганиев, Рузидә Әхмәтҗанова, Илшат Хәмәтҗанов, Зәмбилә Фәхретдинова үз рольләрен искиткеч матур башкардылар.

Әхмәт авылы клубында аена ике-өч тапкыр төрле зур-зур кичәләр оештырыла. Клуб һәм китапханә мөдирләре Зәмбилә Фәхретдинова һәм Рузидә Әхмәтҗанова – үз эшенең осталары. Авыл халкы аларга бик рәхмәтле. Яңа сезонда да алар яңа чаралар әзерләргә җыена.

Фото:https://avangard-t.rbsmi.ru/

Читайте нас