+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сырхауны алдан белсәң, җиңәрсең

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында республика төбәкләрендәге медицина учреждениеләре матди яктан баетыла.

Благовар районы үзәге Языково дәваханәсенә компьютер томографиясе аппараты кайтарылды. Бу хакта дәвалау учреждениесенең социаль челтәрдәге рәсми битендә хәбәр ителә.

Компьютер томографы кайтару – районның сәламәтлек саклау тармагы өчен үтә мөһим һәм әһәмиятле вакыйга.

Бу җиһаз чирләрне иртә стадиядә ачыкларга һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен эчке органнар авыруларын диагностикалауны сыйфатлырак һәм уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк.

Компьютер томографиясе ковид-19ны диагностикалауда төп җиһазларның берсенә әйләнде. Үпкәдә барган үзгәрешләр бернинди билгеләрсез дә үтәргә мөмкин. КТ-тикшерү аларны иртә стадиядә ачыклый һәм ковидка каршы дәвалау чараларын оператив рәвештә башлау мөмкинлеге бирә.

Җиһазны киләсе елның беренче кварталында эшләтә башларга планлаштырыла.

Фото: "Башинформ"

Читайте нас