Басу эшләре ахырына якынлаша. Республикада көнбагыш суктыра башладылар. Иң популяр май культурасы Әлшәй, Бишбүләк, Күгәрчен, Миякә, Чишмә, Авыргазы һәм Кушнаренко районнарында 4,2 мең гектар җирдән уңыш җыелган. Ә төбәк буенча барлыгы 4,5 мең тонна май орлыгы хәзерләнгән. Уңдырышлылык - гектардан 11 центнерга якын. Быел республикада барлыгы 333 мең гектар майлы культуралар чәчелгән иде, шулардан 226 мең гектарында - көнбагыш. Иң күбе Куергазы, Мәләвез, Күгәрчен районнарында. Аларда басульарда 17дән 24 мең гектарга кадәр җирдә көнбагыш чәчелгән иде. Русия Президенты билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында көнбагыш үстерү алдагы елларда тагын да артачак, дип билгели аграрийлар. Фото:agriculture.bashkortostan.ru