Башкортстан мәдәният өлкәсенең мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Алтын тавыш» республика конкурс-фестивалендә музыкаль һәм сәнгать мәктәпләре укучылары катнаша ала.
Конкурс-фестиваль агымдагы елның ноябрендә аерым башкаручылар һәм дуэтлар өчен видеоязмалар буенча дистанцион форматта «Академик җырлау», «Халык җыры», «Эстрада җыры» номинацияләре буенча үткәреләчәк.
Чара нәтиҗәләре буенча видеофильм булдыру планлаштырылган.
Шуны да әйтергә кирәк: конкурс «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Иҗади кешеләр» федераль һәм төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото: Мәдәният министрлыгы.