+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Баймакның Икенче Эткол авылы мәдәният йорты капиталь ремонтлана

Бу эш “Мәдәни мохит” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Ремонтны башкаруга “Алмаз и К” җәмгыяте алынган, килешү хакы - 9 213 120 сум. Бүгенгә бина ремонтланып беткән диярлек. Мәдәният йортының түбәсен ябуга аерым килешү төзелгән.

Икенче Этколда 939 кеше яши. Авыл халкы төрле мәдәни чараларда һәм конкурсларда казанышлары белән билгеле.

Мәдәният йорты каршында төрле жанрлар буенча һәвәскәр берләшмәләр оешкан. “Очкын” халык ансамбленә 16 кеше йөри. Алар - район һәм республика конкурсларының даими катнашучылары. 2010 елдан - ир-егетләрнең, ә 2011 елдан хатын-кызларның җыр ансамбльләре эшләп килә. Гармунчылар ансамбле бар.

“Колынчак” балалар иҗат студиясе дә уңышлы эшли. Кыскасы, иҗади этколлылар мәдәният йортының ремонттан соң ачылуын зур түземсезлек белән көтә.

Фото: “Башинформ”.
Читайте нас