Сәламәтлегебезгә җитди карыйк!
Башкортстанда гриппка каршы 436 меңнән артык кеше прививка ясаткан, бу - республика халкының 10,8 проценты. Шул исәптән 52 меңнән артык балага прививка ясалган.
Әлеге вакытта Башкортстан территориясендә кискен респиратор инфекцияләр белән авыручылар санының сезонлы артуы теркәлә, әмма грипп белән авыручылар юк әле.
Быел барлыгы 2 миллионнан артык кешегә прививка ясау планлаштырыла. Вакцинацияне 6 айдан өлкәнрәк булган сабыйлар, мәктәп укучылары һәм студентлар, медиклар, торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтүчеләр, транспорт, мәгариф хезмәткәрләре, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм йөкле хатын-кызлар узарга тиеш.
⠀
Президент Владимир Путин билгеләгән "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының максаты - гомер озынлыгын арттыру һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту. Ел саен илдә грипп авыруыннан бик күп кешенең сәламәтлегенә җитди зыян салына. Билгеле, вакцинация үткәрү шушы авыруның таралуына каршы юнәлтелгән.
Фото:bashinform.ru