Республиканың 200 мәктәбендә махсус контейнерлар урнаштырылган.
“Экотабота” Гомумрусия халык фонды проектына Русиянең янә 3 төбәге кушылды: Иркутск өлкәсе, Пермь крае һәм Чуваш Республикасыннан 150гә якын мәктәп “Экозабота” проектында катнашырга әзер булуларын белдерде. Бу максатлы эш Президент Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты бурычларына җавап бирә.
Batteryshare.ru сайтында проектта теркәлгәннән һәм үтилләштерүгә түләүсез килешү төзегәннән соң Иркутск, Ангарск, Усолье-Себер, Пермь, Чабаксар һәм Новочебоксарск шәһәрләрендә урнашкан мәктәпләр махсус контейнерлар ала һәм батарейкалар җыя башлады.
Башкортстанда “Экозабота” проекты Уфада, Октябрьский һәм Бәләбәйдә тормышка ашырыла. Барлыгы махсус контейнерлар төбәкнең 200 мәктәбендә урнаштырылган.
— Файдаланылган батарейкаларны формаль булмаган ысул белән җыюны Уфаның 74нче мәктәбе күрсәтте. Уку йортының социаль челтәрләрендә проектка багышланган фотоконкурс башланды. Балалар #74батарейкисдавайте хештегы белән фотолар урнаштырды. Мәктәп педагоглары батарейкалар җыюны ата-аналарны да җәлеп иткән мавыктыргыч процесска әйләндергән. Мондый активлык нәтиҗәсендә мәктәп җыелган батарейкалар саны буенча абсолют лидер булды. Уку елы башыннан ике атна эчендә файдаланылган элементлар белән 12 контейнер тутырылган инде. Алар барысы да киләчәктә үтилләштерү өчен махсус оешмаларга тапшырылачак, — дип билгеләп үтте Башкортстанда "Экология" Гомумрусия халык фондының тематик мәйданчыгы модераторы Мурад Шәфыйков.