Русия Хөкүмәте Министрлар кабинеты урман комплексын үстерү мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясен төзеде. Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
“Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Урман комплексын үстерү буенча советны үзгәртеп, аның нигезендә урман комплексын үстерү мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясе төзергә”, - диелә документта.
Комиссия урман хуҗалыгын һәм урман сәнәгатен үстерү өлкәсендә власть органнарының һәм төрле оешмаларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк.
Комиссиягә урман комплексы өлкәсендә дәүләт сәясәте эшен координацияләү йөкләнгән. Хәзерге вакытта бу өлкәдә эшне вице-премьер Виктория Абрамченко җитәкли. Урманнарны саклау “Экология” гомумдәүләт проекты бурычларына керә.
Фото: ТАСС.