29 аерым башкаручы, 12 коллектив, барлыгы 112 кеше катнашучы буларак теркәлгән. Теләүчеләр күбрәк булса да, республикада һәм илдә эпидемиологик хәл тотрыклы булмауга бәйле, катнашучылар саны чикләнгән. Шулай да, бәйрәмнең географиясе киң булды. Анда республиканың Әлшәй, Бәләбәй, Ярмәкәй, Илеш, Дуван, Кырмыскалы, Бүздәк, Туймазы, Чакмагыш районнарыннан, Уфа, Октябрьский, Туймазы, Стәрлетамак, Нефтекама, Благовещен, Бәләбәй шәһәрләреннән, Татарстанның Баулы, Ютазы районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән гармунчылар килде.
Октябрьский — нефть чыгаручылар бистәсеннән үскән шәһәр. Бүген биредә 114 меңнән артык кеше, 50дән артык милләт вәкиле яши. Һәр милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклау, үстерү җәһәтеннән шәһәрдә Милли мәдәниятләр үзәге (Халыклар дуслыгы йорты) булдырылган. Халыклар дуслыгы йорты каршында җиде иҗтимагый милли оешма эшләп килә: Бөтендөнья башкортлар корылтаеның шәһәр бүлекчәсе, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең шәһәр бүлекчәсе, “Славянский круг” (урыслар, украиннар, белоруслар), “ЧувашЕн” чувашлар берләшмәсе, Видергебурт” Русия немецларының шәһәр җәмгыяте, “Аргешти” әрмән берләшмәсе, “Берлек” — ирексез күченүчеләр һәм качакларның хокукларын яклаучы урындагы оешма.
Чара шушы Милли мәдәниятләр үзәгендә башланды. Анда фестивальнең әһәмиятенә, оештыру үзенчәлекләренә, киләчәгенә багышланган конференция узды.
Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Шмелев кунакларны шәһәрнең тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырды. Республика Башлыгы хакимиятенең иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы урынбасары Гөлләрия Ялчыкаева гармуннарның буыннар бәйләнешен өзмәвен, бәйрәмнең халык уен коралларын популярлаштыруга керткән өлешен ассызыклады.
— Без көннең матур булуын шулкадәр теләгән идек! Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызга шундый матур, кояшлы көн белән җавап кайтарды. Бу — зур бәйрәм, гадәти булмаган, кызыклы проект. Октябрьский шәһәре дә очраклы сайланмады. Бердән, матур, яшел шәһәр ул. Икенчедән, биредә сәләтле кешеләр бик күп яши. Фестивальнең озын гомерле булуын, елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итүен телибез! — диде Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева. Римма Әмир кызы бәйрәмне оештыру үзенчәлекләре белән дә уртаклашты.
Шулай ук, конференция барышында Башкортстан халыклар дуслыгы йорты директоры Илгиз Солтанморатов, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Галим Якупов, Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин һәм башкалар чыгыш ясады.
Грант акчасына яхшы сыйфатлы баян сатып алынган, ул “Нур” клубына тапшырылган. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен сигез комплект милли киемнәр тектерелгән. Аны шәһәр кулланышында калдырырга булдылар.
Гармунчылар бәйрәме “Яшел Русия” Бөтенрусия экология акциясе һәм “Яшел Башкортстан” гомумреспублика акциясе белән бер көнне узып, берләшеп тә алды. “Дуслык” паркында Милләтләр аллеясе утыртылды, ә “Нур” клубы территориясендә Гармунчылар аллеясе пәйда булды.
Әйткәндәй, төбәктәге “Уйна, гармун!” бәйрәменең 20 еллык тарихы бар. Ачык һавада, күп халык катнашлыгында узган бәйрәмнең башлап җибәрүчесе Төрекмән бистәсендәге “Нур” клубы каршында эшләп килүче “Дуслык” гармунчылар ансамбле булган. Бәйрәм ике дистә елда меңнән артык катнашучыны һәм 20 меңнән артык кунакны берләштергән.
Менә шушы Төрекмән бистәсендә халык белән уратып алынган гармунчылар урамнар буйлап уйнап-җырлап узды. Аерым мәйданчыкларда туктап, концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Арытаба шәһәрнең “Нефтьче” мәдәният һәм ял паркында гармунчылар катнашлыгында флеш-моб, төп чара булган “Уйна, гармун!” концерты, халык кәсеп-ләре осталарының күргәзмә-яр-минкәсе, милли уеннар һәм ярышлар, күңел ачу программалары булды. Көн буе шәһәрдә җыр, биюләр тынмады. Кечкенә сабыйлардан башлап йөз яше тулып килгәннәргә кадәр бар иде гармунчылар арасында. Бәйрәмне бизәп, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары да килгән иде. Гармунчылар — халык белән, колективлар үзара аралашты.
— Безнең коллективта 9 бала, 1 бабай, 1 апа исәпләнә, — диде Стәрлетамак шәһәр мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Иркен улы” гармунчылар ансамбле җитәкчесе Радик Галимҗанов. – Коллективыбыз оешуга өч ел. Шәһәрдә һәм республикада узган бихисап чараларда катнашабыз. Мари, татар, башкорт, украин көйләрен уйныйбыз, Стәрлетамакта бердәнбер гармунчылар ансамбле без. Барысы да яхшы, тик күп чыгымнарны (костюмнар тектерү, гармуннар сатып алу) ата-аналар җилкәсенә салырга туры килә...
Сигез кешедән торган “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар коллективына да – өч ел. Республи-каның сәнгать сөючеләре генә түгел, ә Татарстанның Азнакай, Актаныш яклары да алкышлый бу коллективка. Җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдә-ният хезмәткәре, композитор Рәис Ханнанов. Ул язган көйләр коллектив репертуарының шактый зур өлешен алып тора.
Илештән район Мәдәният сарае каршында эшләүче “Мирас” фольклор-музыка халык ансамбле җитәкчесе Гыйльмулла Габдуллин килгән.
— Киемнәрегез бик матур! – дигән мактауга җавап итеп: “Хакимият ярдәм итә, район мәдәният сарае тектерә. Гармуннарыбыз да җитәрлек”, — диделәр.
“Бүздәк егетләре”(җитәкчесе Илфат Хәбиров) районның төрле авылларыннан тупланган икән. Репертуарында, нигездә, татар көйләре. “Конкурсларда еш катнашабыз, яшьләрне өйрәтүгә зур игътибар бирәбез”, — диде алар.
— Соңгы елларда электр музыкасыннан халык тәмам арыды, гармун моңын сагынды, — ди җитәкче. Үзе җырлар яза икән, 40тан артык җыры бар. Аларны үз коллективы да, башкалар да яратып башкара.
“Өч таган” — Туймазы шәһә-реннән килгән трио. Бу өч егет – Фәрит Җиһаншин, Ингель Әхмәтҗанов һәм Роберт Низамов – күпсанлы конкурслар лауреаты. Халыкара фестивальләрдә 4 тапкыр җиңүче булганнар. Күптән түгел “Европа йолдызлары” халыкара фестивалендә Гран-при яулаганнар. Ә “Казан сөлгесе” халыкара конкурс-фестиваленнән хәтта 6 диплом алып кайтканнар.
Менә шулай һәр гармунчы, һәр коллектив турында язып булыр иде. Әмма алар бик күп булды. Иң мөһиме – бәйрәм үз миссиясен үтәде. Гармун моңнары белән таныштырды һәм төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга бәйрәмгә җыйды.
Айгөл Юлъякшина.