Кушнаренко районына Финляндиядән шундый токымлы таналар кайтартылды.
Шушы көннәрдә Кушнаренко районында яшәүче Тимур Латыйповның фермер хуҗалыгына Финляндиядән айшир токымлы терлекләрнең беренче партиясе кайтты. 36 тана хәзер шушы хуҗалыкта яши.
Әйтергә кирәк, бу терлекләрнең сөте май һәм аксым югары булуы белән аерылып тора. Шуңа да айшир сыерларының сөте сыр ясау өчен яхшы.
2021 ел башында фермер сыр җитештерү цехын эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Ул инде җиһазлар сатып алган, әле аны монтажлау бара. Алдагы елларда хуҗалык айшир токымыннан 57 баш бозау алып кайткан иде инде, бу ел дәвамында тагын 100 баш кайтарырга планлаштыра.
Республика илдә авыл хуҗалыгын үстерү буенча алдынгы урыннарда бара. Ә ил Президенты билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты бу тармакны үстерүгә тагын да зуррак этәргеч булды.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru