+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авылларда ФАПлар яңарачак!

Бүген, 1 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Авыргазы районында эш сәфәре вакытында ике фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнашты.

Бүген, 1 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Авыргазы районында эш сәфәре вакытында ике фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнашты.

Беренчесе Таштамак авылында ишекләрен ачты. Аны төзүгә һәм медицина җиһазлары белән тулыландыруга республика бюджетыннан 6,5 миллион сум тирәсе акча бүленгән. Яңа ФАП Таштамак һәм Усман авыллары кешеләрен хезмәтләндерәчәк. Бу ике авылда 790 кеше, шул исәптән 135 бала яши.
- Быел республика буенча 108 ФАП кулланышка кертелә. 2024 елга кадәр бөтен иске ФАПларны яңартачакбыз, - диде республика җитәкчесе. - Авыргазы районында быел 5 яңа ФАП ачыла. Ә киләсе ике елда без тагын да тугызны төзергә тиешбез.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктының мәйданы – 67 квадрат метр. Монда тиешле медицина ярдәме алу һәм персоналның эше өчен барлык шартлар да тудырылган.
Тагын бер ФАП Корманай авылында ачылды. Ул 600гә якын кешене, шул исәптән күрше Иске Әпсәләм авылында яшәүчеләрне дә хезмәтләндерәчәк. 70 квадрат метр мәйданлы бинаны тергезүгә, аны җиһазлауга 6,5 миллион сум акча республика бюджетыннан бүленгән.

Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас