+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфа дәваханәсе кислород концентраторы белән тәэмин ителде

Яңа җиһаз Уфаның 21нче дәваханәсенә ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында кайтарылган.

Яңа җиһаз Уфаның 21нче дәваханәсенә ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында кайтарылган.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кислород концентраторы йөрәк һәм үпкә авырулары булган пациентларны дәвалау өчен кирәк.

- Кислород терапиясе спортчыларга, тәмәке тартучыларга, өлкән яшьтәге кешеләргә тәкъдим ителә. Кайчагында аны йөкле хатын-кызларга яралгы гипоксиясен профилактикалау өчен билгелиләр, - дип сөйләде дәваханәнең баш табибы Ринат Нагаев.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу җиһаз аеруча үпкә авырулары булган кешеләргә зур ярдәм булачак.

Фото: pixabay.com
Читайте нас