Уфа үзәгендәге урамны капиталь ремонтлау ахырына якынлаша.
Исегезгә төшерәбез, Уфа үзәгендә «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында уза торган Мостай Кәрим урамын капиталь ремонтлау узган ел ук башланган иде. Биредә инженерлык челтәрләре, яңгыр сулары канализациясе төзекләндерелгән, су коелары реконструкцияләнгән.
- Бүген аерым участокларда юлчылар җәяүлеләр сукмакларында тротуар плиткасы җәя һәм дүртенче этапта юл өслеген урнаштыру эшләрен дәвам итә, - дип билгеләп үттеләр Уфа хакимиятендә. - Моннан тыш, юлның машина йөрү өлешендә яктырту челтәрләрен һәм тротуарларны яңарту планлаштырылган.
Планда - ремонтны шушы елның октябрендә тәмамлау. Шуннан соң Киров урамыннан Чернышевский урамына кадәр Мостай Кәрим урамы буенча ике яклы транспорт хәрәкәте оештырылачак. Тиздән биредә юл билгеләре куелачак.
Фото: mgazeta.com сайтыннан