Башкорт Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 30 ел тула.
1990 елның 11 октябрендә республика өчен гаять мөһим вакыйга була — Башкорт Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә.
Башкортстан Русия территориясенең якынча 1 процентын били. Аның каравы, халык тыгызлыгы бездә югарырак – бер квадрат километрга 28 кеше туры килә. Республикада сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсештә: бензин, дизель ягулыгы, нефть җитештерү күләме, мөгезле эре терлек, бал һәм сөт җитештерү күләме буенча Башкортстан Русиядә беренче урыннарны били. Химия сәнәгате аеруча үсеш алган.
Әйе, республиканың казанышлары әйтеп бетергесез. Чыннан да, безнең горурланырлык үткәнебез, ныклы ышаныч белән карый алырлык киләчәгебез бар.
30 ел эчендә Башкортстан күзгә күренеп үзгәрде. Соңгы елларда исә төбәгебез бик күп күрсәткечләр буенча Русиядә беренче урыннарга чыкты, башка илләр белән хезмәттәшлекне үстерде.
— 2019 елгы төп казанышларның берсе — гражданнарның гомер озынлыгы артуы, — диде Премьер-министр Андрей Назаров. — Ул бер елда 6,5 айга артты һәм 72,64 яшькә җитте. Чагыштыру өчен, 2018 елда бу күрсәткеч 72,06 яшь иде. Мондый динамика сакланган очракта, республика алдагы бишьеллыкта гомер озынлыгы буенча илдә беренче унлыкка керә алачак.
Төрле сәбәпләрдән үлем коэффициенты 1000 кешегә 12,1 тәшкил итте һәм, 2018 ел белән чагыштырганда, 2,4 процентка кимеде. Республика 2019 ел нәтиҗәләре буенча 31нче позициягә (2015 елда — 36нчы) күтәрелде. Шул ук вакытта, 2019 елда миграция нәтиҗәсендә халык саны кимү 4 216 кеше тәшкил иткән. 2018 елда ул якынча 1,5 тапкыр күбрәк һәм 6 648 кеше иде.
2019 елда инвестицияләр күләме 15 процентка, сәнәгать җитештерүе 4,2 процентка артты һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында республика икенче урынга күтәрелде.
2019 елда Башкортстанда 13 өстенлекле инвестицион проект гамәлгә ашырылган. Республикада монопрофильле муниципаль берәмлекләрне үстерү кысаларында алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (алга таба — ТОСЭР) эшчәнлекне тормышка ашыру турында 25 килешү төзелгән. ТОСЭР резидентлары тарафыннан инвестицион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында бихисап яңа эш урыннары булдырылган.
Былтыр 9 инвестицион килешү һәм 7 өстәмә килешү төзелгән.
Республика Инвестицион комитетының 33 утырышы үткәрелгән (“Инвестсәгать”). Анда 125 проект (259 миллиард сум инвестицияләр һәм 20,4 мең яңа эш урыны булдыру) каралган. 2019 елның гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр, 15,1 процентка артып, 187,1 миллиард сумга җитте.
Республика 9 эре инвестицион форумда катнашты. “Урал аръягы-2019” Бөтенрусия инвестиция сабантуе һәм “Башкортстан чакыра! Алга, Башкортстан!” актив инвесторлар клубы утырышы үтте.
2019 елда республиканың максатлы инвестицион программасы кысаларында 22 балалар бакчасы һәм 21 мәктәп төзелде. Белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын капиталь ремонтлау һәм ныгытуга республика бюджетыннан 952,9 миллион сум акча бүленгән. Федераль бюджеттан бу максатларга 105,5 миллион сум акча җәлеп ителгән. 133 авыл мәктәбендә “үсеш нокта”лары ачылды. Бу максатларга 212,7 миллион сум каралган, шуның 208,5 миллион сумы — федераль бюджеттан, 4,3 миллион сумы — төбәк бюджетыннан.
2020 ел тәмамланырга әле берничә ай бар. Шулай да Башкортстанның бик күп юнәлешләр буенча быел да башка төбәкләрдән алда баруын әле үк ассызыкларга мөмкин. Башкортстан инвестицион мохит торышы рейтингында агымдагы елда 16нчы урыннан 9нчыга күтәрелгән. Бу хакта Стратегик башлангычлар агентлыгының (СИА) Күзәтчелек советы утырышында Русия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
— Бу безгә нәрсә бирә? Беренче чиратта бу — эш урыннары һәм халык кеременең артуы, салымнарның артуы, социаль юнәлешле проектларның тормышка ашуы. 9нчы урын — безнең идарә командасының уртак эше. Ел ярым эчендә 59 инвестицион сәгать уздырдык, 462 миллиард сумлык 230 проектны карадык, – дип язды соңрак республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Аның сүзләренә караганда, әлеге проектларның яртысы инде гамәлгә ашырыла башлаган. Төбәк җитәкчесе шундый казанышлар өчен Башкортстан үсешенә өлеш керткән инвесторларга рәхмәт белдерде.
Соңгы елларда республикада төзелешкә дә зур игътибар бирелә. Быел Башкортстанда 2,4 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта “Уралстройиндустрия” форумында республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
— Төзелеш тармагы — республика икътисадында иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Ул безнең тормышыбызны уңайлы итә. Пандемия белән бәйле катлаулы чорга карамастан, республикада төзелеш темплары кимемәде, киресенчә, 2020 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча 7,3 проценттан артык үсеш күзәтелә, — диде ул.
Югарыда әйтелгәнчә, кеше гомерен саклау һәм халык сәламәтлеген кайгырту — республикада һәрвакыт иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Быелгы пандемия чорында без моның шулай икәнлегенә янә бер тапкыр инандык. Гыйнвар аенда республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин үз чыгышында түбәндәгеләрне белдерде:
“2020 елда Башкортстанда сәламәтлек саклауга 80 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Шулай ук быел дарулар тәэминатына 3,12 миллиард сумнан артык акча тотынылачак. Мохтаҗ кешеләргә өстәмә дарулар да биреләчәк. Сүз йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләр турында бара. Моның өчен республикада 385 миллион сум акча тотынылачак”, — диде ул.
Аңлашылуынча, ел башында шундый бурычлар куелган иде. Тик берничә айдан дөньяны чорнап алган коронавирус инфекциясе бөтенләй башка эш режимы һәм чыгымнар таләп итте. Ил буенча пандемия башлануы турында хәбәр ителгәч тә республика Башлыгы инфекция йоктыручыларга, табибларга, шушы эшкә җәлеп ителүче башка хезмәткәрләргә барлык ярдәм чараларын да күрде һәм кешеләрнең гомерен саклап калу — иң мөһиме булуын ассызыклады. Шул рәвешле Зубово поселогында берничә ай эчендә төзелгән йогышлы авырулар дәваханәсен генә алсак та, бездә сәламәтлек саклауга никадәр зур игътибар бирелүе ачык күренә. Моннан тыш, башка дәваханәләрне кыска вакыт эчендә әлеге чирне йоктыручыларны дәваларлык итеп үзгәртү, табибларның эш сәгатен оештыру, лаеклы хезмәт хакы түләү һәм башкаларны әйтергә мөмкин. Әйе, әлегә бу катлаулы чорның нәтиҗәләрен билгеләргә иртәрәк, ләкин алга китеп шуны әйтергә мөмкин — без дөньяга килгән бу афәтне дә мөмкин кадәр аз югалтулар белән чыга алачакбыз.
Билгеле, республикадагы һәр казанышны да билгеләп үтү мөмкин түгел. Иң мөһиме — халыкның яшәү шартлары яхшыруын һәркем күрә. Монда бүгенге көчле җитәкченең дә, республикада яшәгән тырыш халыкның да өлеше зур. Һәм бу бәйрәмне без зур горурлык белән каршы алабыз. Алга таба да чәчәк ат, республика! Алга, Башкортстан!
Илнең социаль-икътисади үсешендә безнең төбәк өлеше
Русиядә беренче урын:
– нефтьне беренчел эшкәртү;
– кальцийлаштырылган сода җитештерү;
– бензин һәм дизель ягулыгы җитештерү;
– авиация двигательләре җитештерү;
– бетонкатнаштыргычлар, бетон-насослар җитештерү;
– корыч чыбык җитештерү.
Русиядә икенче урын:
– синтетик каучук җитештерү;
– этилен ксилол, стирол җитештерү;
– пластмасса җитештерү;
– металл кисү станоклары җитештерү;
– электр двигательләре җитештерү.
Русиядә өченче урын:
– каустик сода җитештерү;
– техник күкерт җитештерү;
– вертолетлар һәм автобуслар җитештерү.
Русия субъектлары арасында Башкортстан түбәндәге урыннарны били: тулай төбәк продукты һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча – 10нчы, торак йортларны сафка кертү буенча – 5нче, авыл хуҗалыгы, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү һәм экспорт күләме буенча – 7нче, ваклап сату әйләнеше буенча – 8нче, оешмалар әйләнеше буенча – 9нчы урыннар.
Гөлия Гәрәева.