“Татарча диктант” акциясе матур бәйрәмгә әверелде.
Узган шимбәдә Бөтендөнья “Татарча диктант” язу көне булды. Бишенче тапкыр уздырылган акциянең төп максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен киңәйтү.
Билгеле, елның эпидемиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, акция онлайн форматта узды. Шулай булуга карамастан, дөньякүләм акция үз канаты астына меңләгән кешене җыйды. Быел анда Русиянең 62 төбәге һәм дөньяның 30 иле катнашу теләге белдергән. Уфада татарча диктант язу өчен алты мәйданчык оештырылды, моннан тыш, Башкортстанның шәһәр һәм районнарында да онлайн диктант язарга теләк белдерүчеләр өчен тиешле шартлар тудырылды.
Уфада төп мәйданчыклар Башкорт дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, ике татар гимназиясе, Бөтендөнья татар конгрессының вәкиллеге бинасында оештырылды.
Быелгы диктант, бердән, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелсә, икенчедән, текст авторларының барысы да Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган публицист, язучы һәм шагыйрьләр сафыннан сайлап алынды. Русия төбәкләре ләр дә, татар язучысы Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” дип аталган документаль повесте буенча диктант яздылар. Текстны “ТНВ” оештырган туры эфирдан әлеге каналның алып баручысы Илдар Кыямов укыды.
Башкортстан татар хатын-кызларының “Рәйхан” оешмасы мәйданчыгында акция офлайн форматта үтте. Оешманың җитәкчесе, танылган тележурналист, шагыйрә Халисә Мөхәммәдиеваның тырышлыгы белән диктант язучылар өчен барлык уңай шартлар да тудырылган иде. Биредә диктантка милли киемнәрдә, күтәренке кәеф белән килделәр. Биредә диктант язуда 25 кеше катнашты. Моннан тыш, Чишмә, Әлшәй һәм башка районнардан милләттәшләребез диктант язулары турында ватсап аша хәбәрләрен җиткереп торды. Туймазыдан 81 яшьлек Рая Гыйлаева, Борай районыннан Закировлар гаиләсе һәм башкалар диктант язуларын фотога төшереп, чатка җибәргәннәр. Димәк, интернет булган һәр җирдә теләгән һәркем диктантны яза алды.
Бу проект сүзлек запасын киңәйтә барып, халыкның рухын баетуы белән дә әһәмиятле. Әйе, әлеге мәйданчык белемнәребезне сынап, онытылганнарны хәтердә яңартырга булышлык итеп кенә калмады, җылы аралашу урыны да булды. “Рәйхан”чылар аны җыр-бию белән күңелле бәйрәмгә әйләндерде.
Рәзилә НИЗАМОВА.