“Ворлдскиллс Русия” чемпионатында иң тәҗрибәлеләрне бүләкләделәр.
27 сентябрьдә “Яшь профессионаллар” хәрәкәте 2019-20 еллардагы чемпионат циклын 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр өчен “Тәҗрибәлеләр осталыгы” III илкүләм чемпионатының финалы белән тәмамлады.
Быел ярышлар дистанцион форматта узды. Новосибирск чемпионатның Ярышлар белән идарә итү үзәгенең урнашу урынына әйләнде, анда баш экспертлар һәм аларның урынбасарлары, экспертлар төркеме реаль вакыт режимында конкурс мәйданчыкларын күзәттеләр һәм чемпионатның “Ворлдскиллс Русия” таләпләренә төгәл туры килүен тикшереп тордылар.
Чемпионат финалы 26 компетенция буенча узды, ярышларда Русиянең 75 субъектыннан конкурсантлар катнашты.
Башкортстан Республикасы конкурсантлары 8 компетенция: “Отель белән идарә итү”, “Хезмәт хәвефсезлеге”, “Мәктәпкәчә тәрбия бирү”, “Лаборатор-химик анализ”, “Башлангыч сыйныфларда укыту”, “Эретеп ябыштыру технологияләре”, “Мода технологияләре”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” буенча көч сынашты.
“Тәҗрибәлеләр осталыгы" III илкүләм чемпионатының финалы нәтиҗәләре буенча Нефтекама күппрофильле колледжы укытучысы С. Визерова, Сибай төзелеш һәм сервис колледжының хезмәт хәвефсезлеге буенча белгече М. Полищук, Мәләвез индустриаль колледжының производство укыту мастеры Р. Айтуганов бронза медальләргә ия булдылар.
Башкортстан архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжы укытучысы Д. Сарьянов, “Полиэф" җәмгыятенең химик анализ лаборанты А. Харисова, М. Акмулла исемендәге БДПУ колледжы укытучысы 3. Панина һөнәри осталыклары өчен медаль белән бүләкләнделәр.
Әлеге мөһим эш Владимир Путинның май указларына ярашлы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.