Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының чакырылган баш балетмейстеры вазыйфасына Русиянең атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты, Михайлов театрының әйдәүче артисты, Русиянең Зур театрына чакырылган аерым башкаручы Иван Васильев тәгаенләнде.
Иван Васильев республика опера һәм балет театры белән беренче генә ел хезмәттәшлек итми. Аның театрның спектакльләрендә чакырылган солист буларак катнашканы бар. Былтыр Родион Щедринның “Конек-Горбунок” балетын куйды. Быел ноябрьдә Иван Васильев хореографиясендә чираттагы балет премьераларын көтәбез.
Айгөл Юлъякшина.