+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Мәдәни марафон”да катнашыгыз!

Проектның төп өлеше 1 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр узачак.

Проектның төп өлеше 1 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр узачак.

Мәгариф министрлыгы Мәдәният министрлыгы һәм “Яндекс” компаниясе белән берлектә 1 октябрьдә Бөтенрусия “Мәдәни марафон”ын башлап җибәрде. Бу хакта Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” проекты кысаларында уза, быел ул Русия халыклары мәдәниятенә багышланган.

Проектның төп өлеше 1 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр узачак. Бу вакытта катнашучылар дүрт бүлектән: орнамент һәм декор, музыка, бию, тексттан торган мультимедиа онлайн-тест сорауларына җавап бирә алачак. Алар Русия мәдәниятенең ни дәрәҗәдә күптөрлелеге турында белә алачак. Шулай ук марафон вакытында күренекле мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар планлаштырылган.

Марафон икенче ел рәттән үткәрелә. Узган елда ул бөтендөнья һәм Ватан мәдәниятенә багышланган иде, проектка 1 миллионнан артык бала һәм өлкәннәр кушылды, ә 8 меңнән артык укытучы махсус вебинарлар карады.

Бу максатлы эш Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Фото:activityedu.ru
Читайте нас