Ул тәү чиратта һәркемнең күңелендә булырга тиеш.
Быел Башкортстанда Эстетика елы үтә. Республика Башлыгы Радий Хәбировның Указына ярашлы, торак пунктларының эстетик торышы тәртипкә китерелә. Газоннар, тротуарлар, ихаталар каралды, урамнарны яктыртуга бәйле мәсьәләләр чишелә.
“Эстетика” сүзе “матурлык” дигәнне аңлата. Ә матурлык – үзе киң төшенчә. Ул – тәртип тә, тәрбиялелек тә, хәтта якты уйлар һәм изге эшләр дә. Фэн-шуй буенча, өйдәге әйберләрне дөрес урнаштыру гына да уңышка һәм үсешкә китерергә мөмкин. Моңа ышанырга һәм ышанмаска була, әмма килешмичә мөмкин түгел – тәртип һәм матурлык булган җирдә кәеф тә яхшы, эш дәрте дә ташып тора.
Әлбәттә, республиканың һәр шәһәре һәм районы бу матур башлангычка кушылды. Соңгы зур чаралардан “Яшел Русия” Бөтенрусия экология өмәсе белән Бөтендөнья чисталык көне кысаларында узган “Яшел Башкортстан” республика экопроектын атарга була. Башкортстанда ул 19 сен-тябрьдә үтте.
– Экология акциясе белән республика халкын бер командага туплау традициягә әверелеп бара. Уртак көч белән төбәкнең 700 мәйданчыгында 3,9 мең кубометр чүп җыелып, махсус полигоннарга озатылды, – ди Башкортстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Наталья Наумова, чисталык көненә йомгак ясап.
Хәйбулла районында “Яшел Русия” экология акция-сенә старт бирелгәч, 112 нарат һәм миләштән “Башкортстан” аллеясе булдырылган. Уфа-ның барлык районнарында да агачлар — 1,5 меңнән артык үсенте утыртылган. Районнарда посадкаларны санитар чабу һәм тазарту, агачлар һәм куаклар утырту оештырыла.
26 сентябрьдә республикада “Яшел Башкортстан”, “Геройлар аллеясе”, “Җиңү урманы” акцияләре кысаларында чаралар узды.
Хөкүмәт тарафыннан куелган бурыч – Башкортстанны матурлык, чисталык төбәге итү, тәртип урнаштыру башкаладан читтә урнашкан территорияләрдә ничек гамәлгә ашырыла? Эшләр торышы белән без Стәрлебаш районы мисалында таныштык.
– Торак пунктларны матурлау, төзекләндерү һәм тәртип-кә китерү эше, әлбәттә, Эстетика елы игълан ителгәнче үк даими башкарыла иде. Әмма быел бу эш көчәйтелде, аерым игътибар үзәгенә алынды. Матурлыкны булдыру үзебезнең кулда икәнне халыкка төшендерү – бик мөһим эш. Эшне беренче чиратта территория-ләрне капиталь җыештырудан башладык. Арытаба башкарыласы эшләр барысы да планга кертелгән һәм тиешле вакытта гамәлгә ашырыла бара, — ди Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов.
Чынлап та, Стәрлебаш урамнары күзгә күренеп матурлана, ямьләнә. Болар барысы – авыр, иҗади эш нәтиҗәсе. Уртак көч белән булдырылган тәртип.
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча баш белгеч Линар Рәхимкулов сүзлә-ренә караганда, Эстетика елында районда күп эшләр башкарылган. Барлык торак пунктларда зиратлар тазартылган. Күпләрендә яңа коймалар куелган. Акча республика һәм урындагы бюджетлардан бүленгән, урындагы башлангычларны яклаучылар да үз өлешен керткән. “Эко-Сити” төбәк операторы чүплекне койма белән әйләндереп алган.
Районда 17 тапкыр Чисталык көне узган. Ул көннәрдә барлыгы 300 тонна чүп чыгарылган. 3 чакрым тирәсе яңа койма куелган. 900 квадрат метр мәйданда газон үләне чәчелгән. Стәрлебашның Ленин урамында 330 метр тротуар булдырылган.
Районда 20дән артык шим-бә өмәсе узган, 2 тапкыр республика өмәсендә катнашканнар. Җыештыру эшләренә барлыгы 12 мең тирәсе кеше җәлеп ителгән.
Тагын бер сөенечле хәбәр. Стәрлебаш авылының Әхмә-тов урамындагы 11нче йорт диварында тиздән Советлар Союзы Геройлары Сафа Хәсә-нов белән Абдулла Әхмәтов-ның сурәтләре төшереләчәк. Рәссам Гөлнара Сафиуллина шулай данлыклы якташларын мәңгеләштерүгә үз өлешен кертәчәк.
Күзне иркәләгән тагын бер объект булдырылды Стәрлебашта. Район үзәгендә урнашкан 4нче балалар бакчасы каршында “Башкортстанның җи-де могҗизасы” проекты башкарылды.
Аның беренчесе – Салават Юлаев һәйкәленең мини-макеты. Бу композиция балалар бакчасы территориясен бизәп кенә калмаган. Ул сабыйларны милли герой белән дә таныштыра. Миниатюр һәйкәл янында геройның тормыш юлы өйрәнелә, шигырьләр укыла, Салават исеме белән бәйле тарихи урыннар барлана.
“Курай”, “Урал батыр”, “Башкорт балы”, “Шүлгәнташ”, “Янгантау”, “Красноусол минераль чишмәләре” мини-макетлары да чәчәкләр белән бизәлгән газон куенына уңышлы гына кереп утырган.
– Шунысы куанычлы, – ди балалар бакчасы мөдире Илү-зә Бикмөхәммәтова, — балалар бакчасы территориясенең яңа эстетик йөзе булдырылу белән балаларга төбәк тарихын өйрәнергә, үзебезнең табигать байлыклары, данлыклы ватандашларыбыз белән танышырга яңа мөмкинлекләр ачылды.
Районның Бакый авылындагы матур үзгәрешләр белән авыл биләмәсе башлыгы Фәнүр Вәлишин таныштырды.
– Авылыбызда быел агач утырту зур колач белән башкарылды. 2 мең төп чыршы утырттык. Әле бер бәләкәй генә участогыбыз буш тора иде, шушы көннәрдә анда миләш белән балан куаклары утыртабыз. Башка авыллардагы кебек, бездә дә зират коймасы яңартылды. Фельдшер-акушерлык пункты ялт итеп тора – тәрәзләрен алыштырдык, түбәсен яңадан яптык, эчендә косметик ремонт эш-ләнде.
Авыл халкы төзекләнде-рүдә актив катнаша. Берсе башласа, икенчесе аннан калышмас өчен үз дөньясын матурлый башлый, — ди Фәнүр Әмин улы.
– Чыннан да, авыл бик матурланды. Кайткан саен кайтасы килә, авылның яхшы якка үзгәрүенә без, читтә яшәүчеләр, бик шатбыз, — ди бу авылда туып үсеп, әле Уфа шәһәрендә яшәүче эшкуар Фәзит Фаткуллин.
Карагыш авылында да мактанырлык эшләр байтак. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында күрше авылның “Бакча” һәм “Миләш” чишмәләре тәр-типкә китерелгән, террито-рия-ләре коймаланган, карт агачлар киселгән, чишмәгә төшү юлына плитә җәелгән. Тотынып төшү җайланмалары куелган. Үлән чәчелгән.
Бакча авылы янындагы калкулыкны якын киләчәктә чыршы агачлары бизәячәк. Биредә 200 метр арада 300ләп үсенте утыртылган.
Карагыш авылына алып кергән урамда 230 метр койма яңартылган, буялган. Чапаев урамында авыл халкы көче белән күпер эшләнгән, тоткалар көйләнгән.
– Авыл уртасында 2018 елда ук сквер булдырылган иде. Анда бүген чыршы, алма-гач, юкә, миләш, кара миләш үсә. Быел хәтта беренче алмалар да өлгергән! — дип, сөенече белән уртаклаша авыл биләмәсе башлыгы Роберт Туктаров.
Роберт Фәрит улы әйтүен-чә, авыл зираты ел саен ремонтланып тора. Әмма эш өлешләтә генә башкарылгач, зиратның эстетик йөзе әле канәгатьләндерми. Икенче елга, махсус программага кереп, төзекләндерү эшләрен тулырак башкару планлаштырылган. Сугыш корбаннарына куелган һәйкәл ремонтланган. Тау битендәге Совет властен урнаштыручыга куелган “Вәли зираты”н ремонтлаганнар, аның янындагы 1921 елда ачлыктан үлгән кешеләр кабере дә төзекләндерелгән. Зиратка таба таш юл салынган. Авыл юллары караулы, күпер-ләр төзек, буялган. Авыл халкы бик тырыш. Ике кеше — Карагыштан Фәһим Заһидуллин, Бакчадан Илдус Мортазин өй күтәргән. Контейнер мәй-данчыклары 7 урында куелган, чүпне халык тәртип белән урнаштырырга өйрән-гән. Киләсе елда евросавытлар куелачак, дип көтәләр.
Йомгаклап, ни әйтергә? Матурлык – ул илһамландыручы, шатландыручы көч.
Матурлыктан файда бармы? Әлбәттә! Ул күзне иркәли, кәефне күтәрә, табигатьнең, тормыштагы күренешләрнең кабатланмас бизәкләрен ачып сала.
Матурлык ул – гармония. Тирә-якта да, күңелдә дә. Димәк, тырышырга урын бар. Әле тагын да матурлыйсы, төзекләндерәсе, эстетик кыяфәтен югарырак дәрәҗәгә мендерәсе урыннар бар икән – ярдәм көтеп ятмаска, эшне, беренче чиратта, үз ихатаңны матурлаудан башларга кирәк!
Айгөл Юлъякшина.
Стәрлебаш районы.