+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Театр төнендә... өйдә утырдык

Ел саен уза торган “Театр төне” быел Башкортстанда онлайн форматта үтте. Театрлар тамашачылары өчен махсус программалар әзерләде.

Ел саен уза торган “Театр төне” быел Башкортстанда онлайн форматта үтте. Театрлар тамашачылары өчен махсус программалар әзерләде.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры “Ютуб” каналында “Оркестр” музыкаль сурәтләмә язмаларын, “Лебедь” бию миниатюрасын, Феликс Годефруаның арфа өчен концерт этюдын һәм “Жизель” балетын күрсәтте.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт акаде­мия драма театры элекке еллардагы “Театр төннәре”ннән һәм театр тормышыннан видеоязмалар белән уртаклашты.
Уфа дәүләт академия урыс драма театры Хит-квартетның “Сюрприз” спектаклен, театрның сәнгать җитәкчесе Михаил Рабино­вичның юбилеена багышлап тө­шерелгән “МИР в зеркале сцены” тапшыруын һәм Корней Чуковскийның “Муха-Цокотуха” әкияте буенча театраль перформанс тәкъдим итте.
Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры “Ютуб” каналында музыка җитәкчесе һәм театр артистлары әзерләгән клиплар күрсәтте. Шулай ук, сәнгать сөючеләр игътибарына сәхнәдә үзеңне тоту буенча осталык дәрес­ләре, Мостай Кәрим ши­гырьләре, архив фондында сакланган Антон Чеховның “Вишневый сад” спектакле тәкъдим ителде.
Башкорт дәүләт курчак театрының яшь тамашачылары халык артисты Ольга Шәрәфетдинова белән интервью карады һәм театр тарихы буенча рубрика белән танышты, шулай ук берничә спектакльне тамаша кыла алды.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры “Инстаграм”да туры эфир оештырды. Тамашачылар театрның балалар студиясендә барган дәресне, тагын да җыр буенча осталык дәресләрен күрде. Үткән еллардагы чаралардан фотолар һәм театр артистлары белән блиц-интервью тәкъ­дим ителде.
Салават башкорт дәүләт драма театры “ВКонтакте” челтәрендә Мостай Кәрим әсәрләре һәм Тунджер Джюдженоглу пьесасы буенча “Посетитель” спектакльләрен күрсәтте.
Стәрлетамак дәүләт театр-концерт оешмасы “ВКонтакте” челтәрендә һәм “Ютуб” каналында зур программа әзерләде. Тамашачылар берничә спектакль, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган “Три письма” кинофильмын карады.
Стәрлетамак урыс драма театры “Инстаграм” һәм “ВКонтакте” челтәрләрендә берничә спектакль күрсәтте. Актерлар Фредерик Строп­пельның “Из жизни ископаемых” пьесасын онлайн укыды. Актер осталыгы буенча дәресләр узды.
Туймазы татар дәүләт драма театры “Ютуб” каналында архив фондыннан иң яхшы спектакльләре белән таныштырды.
Сибай концерт-театр берләшмәсе “ВКонтакте” челтәрендә балалар өчен “Аладдин” спектаклен һәм “Батырларны данлар илем бар” музыкаль драмасын күрсәтте.
Арслан Мөбәрәков исе­мендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры үзенең “Инстаграм”-аккаунтында, “ВКонтакте” челтәрендә һәм “Ютуб”та театр буенча онлайн-экскурсия оештырды һәм берничә спектаклен карарга тәкъдим итте.

Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас