+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Туймазы театрында – яңа җитәкче

Туймазы татар дәүләт драма театры коллективының гомум җыелышында яңа директор тәкъдим ителде. Ул — Рус­лан Вахитов.

Туймазы татар дәүләт драма театры коллективының гомум җыелышында яңа директор тәкъдим ителде. Ул — Рус­лан Вахитов.

Руслан Рәфис улы 1986 елның 13 ноябрендә Мәчетле районының Олы Устьикин авылында туган. 2004 елда — Төрек-башкорт лицеен, арытаба Заһир Исмәгыйлов исе­мендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмам­лаган. Театрда 2008 елдан бирле эшли.
Талантлы актер 40тан артык төрле пландагы сәхнә образлары тудырган, татар, урыс һәм чит ил классикасы геройларын гәүдәләндергән. Актер эшчәнлеге белән бергә театрның сәхнәгә кую бүлеге мөдире вазыйфасын да уңышлы башкарган, “Родина” мәдәният сарае белән уңышлы җитәкчелек иткән.
Руслан Рәфис улына Туймазы татар дәүләт драма театрын үстерү эшендә зур уңышлар телибез!

Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас