+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Юллар, юллар, төзелә ничә еллар...

Бу юнәлештә билгеләнгән колачлы бурыч-максатлар кайчан тормышка ашар?2019 елда Русиянең 83 субъектында башланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектының төп максатларының берсе — юл хәрәкәте иминлеген арттыру. 2024 елга юллардагы аварияләр еш була торган хәвефле участокларны ике тапкыр киметү һәм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлүчеләр санын, 2017 ел белән чагыштырганда, 3,5 тапкыр киметү планлаштырыла.

Бу юнәлештә билгеләнгән колачлы бурыч-максатлар кайчан тормышка ашар?

2019 елда Русиянең 83 субъектында башланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектының төп максатларының берсе — юл хәрәкәте иминлеген арттыру. 2024 елга юллардагы аварияләр еш була торган хәвефле участокларны ике тапкыр киметү һәм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлүчеләр санын, 2017 ел белән чагыштырганда, 3,5 тапкыр киметү планлаштырыла.

“Юлларда иминлекне арттыру – гомумдәүләт проектының төп бурычы. Объектларны ремонтлауга комплекслы килү бик мөһим. Юлларны норматив хәлгә китерүдән тыш, төбәкләрдә транспорт инфраструктурасын төзек-лән­дерү буенча күп кенә чаралар күрелә. Әйтик, 2020 елда “Хәвеф-сез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты объектларында 2 меңнән артык светофор һәм 150 меңнән артык юл билгесе урнаштырылачак, 667 мең метр чамасы барьер һәм 266 мең метр җәяүлеләр өчен койма урнаштырылачак. Болар барысы да машина йөртүчеләрнең һәм җәяүле­ләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк”, — ди Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруга юнәлтелгән чаралар нәтиҗә-сендә 2020 елның 8 аенда илдә юл-транспорт һәлакәтләре саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 11 процентка кимегән, ә юлларда һәлак булу күрсәткече 5 процентка азайган.

Русия төбәкләре 2021 елда “Хәвеф-сез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында ремонт планын вакытыннан алда үтәүгә 100 миллиард сумга кадәр өстәмә финанслау алачак.

Бу хакта Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте.

— Механизмны эшләдек. Киләсе елның гыйнварыннан башлап, әлеге механизмны куллана башлыйбыз дип килештек, — ди Марат Хөснуллин.

Быел да Русия Хөкүмәте “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын арттырып үтәүче ил төбәкләренә өстәмә 100 миллиард сум вәгъдә иткән иде. Бу сумманың яртысыннан артыгы субъектлар арасында бүленгән дә инде.

Русиядә быел аз мобильле гражданнар өчен 1300дән артык юл инфраструктурасы объекты җайлаш-тыры­лачак. Җәяүлеләр кичүен төзек-ләндерү, юл өлеше белән бәйле урыннарда тактиль плитә салу, тавыш сигналы белән киртәләр һәм светофорлар урнаштыру, бордюрларны төшерү һәм пандусларны төзекләндерү турында сүз бара.

Күп төбәкләрдә эш төркемнәре һәм кабул итү комиссияләре составына профильле белгечләр генә түгел, ә җәмәгатьчелек вәкилләре дә кертелгән, алар арасында аз мобильле гражданнар да бар. Алар юл хезмәткәрләренә коляскалардагы кешеләр өчен — тротуарларны, җәяүлеләр өчен юл кичүлә-рен кулайлаштыруда киңәшләр бирә.

Быел “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектының юл эшләре программасына илнең 83 төбәгендә 6 меңгә якын объект кертелгән. 14 мең километрга якын юл норматив хәлгә китереләчәк.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда күләмле эшләр башкарыла.

Башкортстан башкаласы Уфада юлларны төзекләндерү, реконструк­цияләү һәм төзелеш эшләре дәвам итә. Юл-төзү сезоны ахырына 55 урам-юл челтәре участогы норматив хәлгә китереләчәк, шулардан 22 участок — “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында. 33е республика территориаль заказы буенча автомобиль юлларын карап-тоту, ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү буенча карала. Бүгенге көнгә ремонт 25 участокта тәмамланган.

Гомумдәүләт проектының 13 объектында подрядчы оешмалар юл эшләрен тулысынча төгәлләгән. Урам-юл челтәре участокларында иске юл полотносы яңага алыштырылган, техник полосалар төзекләндерелгән, кирәк булган урыннарда тротуарлар ремонтланган.

Территориаль заказ буенча бүгенгә 12 объектта асфальт-бетон катла-мының тузган өслеген алыштыру эшләре башкарылган. Нигездә, бу участоклар шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан.

Тагын бер мисал, Бөрҗән районындагы Иске Собхангол — Морак автомобиль юлында 11,1 километр озынлыкта коммуникацияләр төзекләнде­релгән, яңа асфальт салынган. Хәзерге вакытта металл барьер киртәләрен монтажлау һәм юл читенә төшү урыннарын төзү дәвам итә. Соңрак юлга термопластиктан тамгалар ясалачак.

Объектны файдалануга тапшыру агымдагы елның октябренә планлаштырылган. Башка объектларда да зур эш башкарылган. Юлчылар 2,55 километр озынлыкта Кага — Иске Собхангол юлын ремонтлауны төгәлләгән.

21 сентябрьдә республика Хөкүмә­тендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елга торак пунктларга, шул исәптән торак төзелеше урыннарын да кертеп, вакташ һәм ком өслекле юллар төзү бурычын куйды.

Радий Хәбиров кушуы буенча быел һәр муниципалитет юлларга вакташ җәюгә 10 миллион сум күләмендә өстәмә субсидияләр алган. 2021 елга шулай ук бу максатка акча бүлү карал­ган.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев билгеләп үткәнчә, быел гына да 1000 километрдан артык юлга вакташ түшәләчәк. Эшләрне 15 ноябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла. График нигезендә 2021 елда — 1 730, 2022 елда — 1 574, 2023 ел-да — 1 489, 2024 елда 1 448 километр юл төзекләндереләчәк.

Барлык муниципалитетлар да диярлек эшләрне Башкортстанның Юл фонды хисабына башкарса, Уфа, Аскын һәм Бәләбәй районнары акчаны урындагы бюджеттан бүлгән.

— Район башлыкларының грунт юлларны төзекләндерүгә акча табуы аларның урыннарда өстенлекле бурычларны дөрес аңлавы турында сөйли, — диде Радий Хәбиров. — Бу мәсьәлә дистә еллар буе хәл ителмә-де һәм без аны яңадан күтәрдек. Халык хәзер үз участокларына, шул исәптән яңа төзелешләргә кадәр барып җитә ала. Узган атнада мин Хәйбулла районында булдым. Халык вакташ түшәгән өчен рәхмәт әйтә һәм хәзер асфальт сорыйлар. Кешеләр уңайлылыкта яшәргә тели, ә безнең бурыч — бу мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итү. Грунт юлларга вак таш һәм ком катнашмасы җәю эшен дәвам итәчәкбез.

17 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төркиянең “Лимак Холдинг” компаниясе Директорлар советы рәисе Нихат Оздемир һәм ВТБ банкының өлкән вице-президенты Юрий Молчанов белән очрашты. Яклар федераль әһәмияттәге М-5 “Урал” автомобиль юлына Уфадан “Көнчыгыш чыгу юлы”н төзүне финанслау, төзү һәм файдалану проектын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты.

— “Көнчыгыш чыгу юлы” — соңгы елларда Башкортстан өчен иң колачлы транспорт проекты. Ул безнең транспорт системасы өчен бик мөһим, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Һәм мин Төркия коллегаларыма без­нең уртак проектта катнашкан өчен рәхмәт белдерәм. Сез — бик ышаныч­лы партнерлар һәм без бу хезмәт­тәшлекнең кадерен беләбез.

Нихат Оздемир республика җитәк­че­легенә төзелешне финанслауны тәэмин итү буенча җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерде. Әйтик, 2019 елда әлеге проектка федераль бюджеттан 1,5 миллиард сум бүленгән, ә шушы көннәрдә тагын 2 миллиард сум бүлеп бирү хупланган.

– Без темпны киметмибез. Алга барачакбыз. 2023 елда да хезмәтебез-нең нәтиҗәләре белән куанырга язсын! — диде “Лимак Холдинг”ның Директорлар советы рәисе. – Без уртак проект өчен зур җаваплылык тоябыз.

ВТБ банкының өлкән вице-президенты Юрий Молчанов сүзләренә караганда, хәзер төзелештә 750 кеше эшли, һәр икенче эшче – Башкортстан­нан. Планда — төзүчеләр санын 1300 кешегә кадәр арттыру. Подрядчылар Салават Юлаев проспекты ягыннан автоюл тоннелендә тау эшләрен башкарган да инде, хәзер Караидел елгасы ягыннан каршыга килергә әзерләнәләр.



Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас