Башкортстанда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында матур чаралар еш үткәрелә. Шуларның берсе - М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының 30 еллыгын үткәрү тора.
М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Тантаналар әле язын ук булырга тиеш иде, әмма пандемия белән бәйле рәвештә көзгә кичектерелде.
31нче сезон театр алдында бәйрәм концерты, театр тарихы турында презентация фильмын күрсәтү һәм «Үлмәсбай» спектакле премьерасы белән ачылды.
Коллективны республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров котлады.
Фәнүр Ягафәров театр хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Башкортстанның халык артисты исеменә актерлар Зифа Дәүләтбаева, Азат Җиһаншин, Альбина Кашанова лаек булдылар. Людмила Никитина, Светлана Бронникова, Аида Кульбаева, Рәмзил Салманов, Дмитрий Гусев Башкортстанның атказанган артистлары булдылар. «Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме - костюмнар буенча рәссам Юлия Гыйләҗевага, «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме театр директоры Рафис Мөхәммәдьяновка бирелде. Шулай ук театрның төрле цехлары хезмәткәрләренә Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары һәм исемнәр тапшырылды.
Театр адресына җылы сүзләр М. Кәрим исемендәге фонд исеменнән әйтелде. Язучының кызы Әлфия Кәримова сәхнәгә менде, театр коллективын шәхсән котлады һәм Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрендәге сүзләреэ белән хыялланырга, бергә батыр булырга, бергә үз максатыңа ирешергә теләде. Ул театрга электрон табло бүләк итте.
Фото: bashinform.ru