+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Авылда - Мәскәү тәҗрибәсе

Республикада “Урта һәм кече эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларын хуплау” гомумдәүләт проекты кысаларында үрнәкле эш тәҗрибәсе бихисап.

Республикада “Урта һәм кече эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларын хуплау” гомумдәүләт проекты кысаларында үрнәкле эш тәҗрибәсе бихисап.

Тәтешле районының Иске Кайпан авылында яшәүче Миләүшә һәм Илдар Сәйфегалиевлар - заман белән бергә атлаучы алдынгы карашлы гаилә. Мәскәү шәһәрендә яшәүче кызлары Гүзәл идеясе белән алар район үзәгендә балалар өчен үзәк будырган.



2017елда ачылган «Лимпопо» балалар клубы уңышлы эшләп килә. Баштарак ерактарак булса, хәзер инде районның нәкъ үзәгендә урнашкан ул. Балалар белән шөгыльләнергә аның ишекләре иртәдән кичкә кадәр ачык. Рәхим ит, кибеткә барасыңмы, табибка язылдыңмы, балаңны куеп торыр урын бар.



Биредә 15кә якын уен төрләре булдырылган, малайлар күбрәге тимер юл, телевизор приставкаларына өстенлек бирсә, кызлар өчен курчак йорты уеннары булдырылган, спорт җиһазлары һәм бармак яздыру өчен ком уеннары, язу-сызу өчен такта, төсле акбур да бар. Һәрберсе - баланың хәвефсезлеген кайгыртып эшләнгән махсус фирмалардан алынган җиһаз.



Балалар биредә уйнап кына утырмый. «Лимпопо» хуҗасы Миләүшә ханым төрле тәрбияви чаралар да үткәрә, ыргак һәм энә белән бәйләргә өйрәтергә дә осталыгы бар.

Район хакимияте тарфыннан бу гаиләгә кече эшкуарлыкны үстерү максатында субсидия бүленгән.

«Дәүләт ярдәмен тою – эшләргә дәрт бирә. Яңалыклар эзлибез. Йөрегән таш шомара, кул кушырып тик утыру юк, эшкуарлык шуны таләп итә», – ди «Лимпопо» хуҗабикәсе.



Фото:https://tatvestnik-t.rbsmi.ru/


Читайте нас