"Экология" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда республикада игълан ителгән акцияләр ярдәмгә килә.
«Яшел Башкортстан» экология акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Кушнаренко районының Әхмәт авыл биләмәсендә «Геройлар аллеясе» утыртылды.
Биредә урындагы халык, инициативалы гражданнар, Ф. Әхмәлетдинов исемендәге Әхмәт урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.
«Геройлар аллеясе» ярдәмендә якташлар Советлар Союзы Геройлары Фазылҗан Әхмәлетдинов, Абдулла Вәлиев, Иван Князев, Валентин Паширов, Салих Вәлиев һәм Назыйм Якуповның истәлеген мәңгеләштерде.
Саф һавада файдалы эш башкару чарада катнашучыларны барысына канәгатьлек хисе бирде.
Фото: Фангия Низаева