Башкортстанда «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында махсус программа эшли башлады.
Аның асылы шунда: әгәр балага ике айдан өч яшькә кадәр балалар бакчасы тиеш, ә муниципаль районнарда әлегә урыннар юк икән, ата-аналар аны шәхси балалар бакчасына бирә ала, ә моның өчен бюджет түли.
Эксперимент башта Стәрлетамакта үтте, анда бер ел эчендә 200 сертификат бирелде. Бу көздән башлап катнашучыларга Уфа өстәлде. Якынча гаризалар буенча, барлыгы 1 050 сертификат кирәк булачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, кирәк булганда, киләсе елга программага Нефтекама белән Салаватны да кушарга мөмкин.
Анда катнашу өчен сез инде балалар бакчасына чиратта торырга тиеш. Сертификат алу өчен район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итегез.
Программа барысы өчен дә отышлы! Беренче чиратта, яшь әниләргә һәм аларның сабыйларына еллар буе үз чиратларын көтәргә кирәкми. Тыныч кына эшкә чыгарга мөмкин. Билгеле булганча, икътисадның шәхси секторы күпчелек очракта дәүләтнекеннән күпкә нәтиҗәлерәк эшли, шуңа күрә мондый балалар бакчаларында хезмәт күрсәтү сыйфаты югарырак.
Бу эшкуарларга да отышлы! Алар тотрыклы керем ала. Кече бизнес, бигрәк тә социаль секторга караганы, хәзер максималь дәрәҗәдә дәүләт ярдәменә мохтаҗ.
Бу дәүләткә дә отышлы. Владимир Путин кушуы буенча барлык төбәкләр өч яшькә кадәр балаларны балалар бакчасына урын белән тәэмин итәргә тиеш. Гамәлдәге балалар бакчаларында урыннар юк, яңаларын төзергә кирәк. Йөз урынга исәпләнгән бер балалар бакчасын төзү якынча 100 миллион сум тора, өстәвенә, аны карап-тотуга чыгымнар зур. 1 200 урын булдыру өчен, ким дигәндә, миллиард сум акча салырга кирәк. Республика исә, сыйфатны арттырып һәм яңа эш урыннары булдырып, нибары 59 миллион сум акча тотынган.
Сертификатның күләме - бер балага аена 6000 сум. Дәүләт балалар бакчалары кебек үк, әти-әниләр дә үз өлешен өстәп түли: Уфада ул - 2 550 сум, Стәрлетамакта 2 376 сум. Ягъни, нәтиҗәдә, ата-аналар муниципаль балалар бакчасына йөргәндәгедән күбрәк түләми.