+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

11,5 мең мәктәптә спорт объектлары яңартылган

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында авылларда һәм кече шәһәрләрдә 11,5 мең мәктәптә спорт объектлары модернизацияләнгән.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында авылларда һәм кече шәһәрләрдә 11,5 мең мәктәптә спорт объектлары модернизацияләнгән.
Бу хакта кичә Русия мәгариф һәм фән министры Сергей Кравцов ил Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында хәбәр итте.
"Бүгенге көнгә "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә 2 миллион бала укучы 11,5 мең мәктәптә спорт объектлары яңартылды. Киләсе елда 943 мәктәпне җиһазландырырга һәм 722 спорт залын ремонтларга ниятлибез. Финанслау күләме - 1,5 миллиард сум тирәсе", - диде Сергей Кравцов.
Барлыгы Русиядә 42 меңгә якын мәктәп бар.
Фото: ТАСС.
Читайте нас