+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бары тик төзек ишегаллары кирәк

Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев видеоконференция режимында муниципаль берәмлек хакимиятләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев видеоконференция режимында муниципаль берәмлек хакимиятләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр территориясендә күпфатирлы йортларның подъездларын комплекслы ремонтлау программасын, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы буенча проектларны гамәлгә ашыру, ишегалды территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре каралды.



Киңәшмәнең көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә подъездларны комплекслы ремонтлау программасын гамәлгә ашыруга кагылышлы иде. «Башкортстанның төбәк операторы» фонды мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 5 октябренә быел ремонт планлаштырылган 2185 подъездның 107сендә (4,9%) ремонт бара, 5 подъездда (0,3%) эш башланмаган, 2073 (94,9%) подъездда ремонт тәмамланган. 56 муниципалитет бу эшләрне тулы күләмдә тәмамлаган.



Аннары киңәшмәдә катнашучылар «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышты.



– Бу атнада Хөкүмәттә оператив киңәшмә үткәрү барышында республика Башлыгы Радий Хәбиров ишегалды һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү эшләрен тизләтергә кушты, - дип кисәтте Борис Беляев. – Моннан тыш, төбәк Башлыгы бары тик сыйфатлы итеп төзекләндерелгән ишегалларны гына кабул итү зарурлыгына басым ясады, шуңа бәйле рәвештә барыгыздан да бу эшкә җаваплы каравыгызны һәм вәзгыятьне шәхси контрольгә алуыгызны сорыйм.



Фото: https://pravitelstvorb.ru/


Читайте нас